|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
09.07.2026 Спорт
Коеда яшь спортчы мәетен тапканнарМәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә фехтование буенча үсмерләр арасында Мәскәү өлкәсе беренчелегендә бронза медаль яулаган 19 яшьлек рапира остасы Андрей Соловьев һәлак булган. Бу хакта “ТАСС” хокук саклау органнары хәбәренә таянып яза. Башлангыч мәгълүматларга караганда, яшь спортчы коега егылып төшкән. Тикшерүчеләр фаҗигане бәхетсезлек очрагы буларак карый. “Раменскоеда 19 яшьлек рапира остасы Андрей Соловьев һәлак булган. Ул коега егылып төшкән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига бәхетсезлек очрагына бәйле”, – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше. Фаҗигагә бәйле тикшерү оештырылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый һәм фаҗига булган көнне спортчы белән аралашкан кешеләрдән сорау ала.
--- |
Иң күп укылган
|