поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр сезгә бәхет елмайды икән, шатланырга ашыкмагыз. Бәлки, ул сездән көләргә җыенадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
08.07.2026 Ир белән хатын

«Икенче киленгә сүз әйтми, ә мин нишләсәм дә ярамый»

Исәнмесез! Сезгә эчемдә йөрткән борчуым белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Бәлки киңәш бирүчеләр табылыр, бәлки минем хәлне кичергән кешеләр дә бардыр.

Соңгы вакытта мине иң нык борчыган нәрсә, каенанамның гел икенче бала турында сүз кузгатуы. Табын артында да, кеше арасында да: «Икенчегә алып кайтмыйсызмы?» – дип төрттереп кенә тора. Ирем белән табибларга күрендек. Түләүле клиникада да, дәүләтнекендә дә тикшерелдек. Табиблар: «Икегездә дә барысы да әйбәт, вакыты җитмәгәндер, борчылмагыз», – дип кайтарды. Әмма каенанам улына: «Хатының бала алып кайта торган хатын түгел икән», – дип әйткән. Моны ишеткәч йөрәгем бик әрнеде. Беренче балабыз соң каян килгән була инде?

Беренче оныгы тугач та, тынычлыкта калдырмады. «Бала безнең якка охшамаган», – дип сөйләнеп йөрде. Мин хәтта: «Ышанмыйсыз икән, ДНК анализы ясатыйк, каршы түгел», – дип тә әйттем. Без каенанадан аерым яшибез, үз йортыбыз белән. Әмма каенана белән аралар барыбер тыныч түгел. Нәрсә генә эшләсәм дә, ошамый. Өйдә чисталык тотам, эштән кайткач та тик утырмыйм. Авылда үскән кеше буларак, эштән курыкмыйм, өйрәтеп әйтүне дә көтмим.

Өй салганда минем әти-әнием бик зур ярдәм күрсәтте. Әтием кирәкле төзелеш материалларын эзләде, алып кайтуын җайлады. Әнием авылдан итләр җибәреп торды, төзүчеләргә ашарга пешерерсең, дип кайгыртты. Мин көн саен төрле ризык әзерләдем, йортта да, бакчада да өлгерергә тырыштым.

Ләкин каенанам ярдәм итәргә килгән туганнарымны да өнәмәде. Үзе операция кичергәч тә, янында мин булдым. Карадым, акча да бирдем. Ә үз балалары аны хастаханәгә илтеп кенә калдырдылар.

Иң авыры, ул икенче килененә бөтенләй башкача карый. Аңа бер сүз дә әйтми. Килендәш эштән соң кайчан тели, шул вакытта кайта. Үз акчасын үзе тота, кирәк булса, иреннән дә ала. Ә мин нишләсәм дә, дөрес түгел.

Кайчак үз-үземә: «Ник шулай? Минем гаебем нәрсәдә?» – дигән сорау бирәм. Яхшы булырга тырышкан саен, күбрәк начар сүз ишетәм кебек. Мондый мөнәсәбәттән ничек дөрес чыгарга? Эндәшми түзәргәме, әллә бер сөйләшеп аңлашыргамы? 

Гөлия. 
Лаеш
Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

---
Шәһри Казан
№ --- | 08.07.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы