|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.07.2026 Шоу-бизнес
Гөлназ Шәрипҗанова: "Ул никахның бюджеты 2,2 миллион сум иде..."Яшь парлар ел әйләнәсе кавышып торса да, туйларның иң “кайнар” сезоны җәйгә туры килә. Ямьле табигать, җиләк-җимеш өлгергән чор, отпусклар вакыты... Шуларны исәптә тотып, җәй айларында уздырырга теләүчеләр күбрәк. Җырчы һәм алып баручылар Гөлназ-Илсур ШӘРИПҖАНОВларны никах, туйларда эшләргә бик еш чакыралар. — Сер түгел, арзанга эшләмибез. Туй биш сәгатьтә үтә дә китә. Ә ул яхшы узсын өчен, аңа хәтле башкарылган күпме эш күренми, — ди Гөлназ. — Хәзер яшьләрнең күбесе туйларны “два в одном”, хәтта “три в одном” итеп үткәрә: башта никах укыталар, аннары теркәлү оештыралар һәм шуннан соң банкет өлеше. Алай да эшлибез. Бу — бик яхшы формат, үземә дә ошый. Бердән, экономияле. Фотограф, видеографны да бер көнгә генә яллыйсың. Икенчедән, банкет өлеше шунда ук. Кайбер кунаклар ерактан икән, бер тапкыр гына килә дә шуның белән бетте. Ә зурлап үткәрү дигәндә... Майда Болгарда никах форматында бик матур хәләл туй уздырдык. Анда 31 кунак иде. Ләкин ул никахның бюджеты 2,2 миллион сум. Мәсәлән, Арча, Балтач районнарында кафе-ресторанда шундый туйны 100 кунак чакырып та 500-700 мең сумга уздырып булыр иде.
--- |
Иң күп укылган
|