|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.07.2026 Җәмгыять
Атларны чалудан коткарырга... бензин булышканРусиядә бензин кыйммәтләнүе меңнән артык атны чалудан коткарган. Авыл халкы внедорожниклар урынына көннән-көн ешрак атлар сатып ала, атта начар юллардан урманга йөрү, печәнгә бару һәм гомумән дөнья көтү күпкә кулайрак. Атчылык белән шөгыльләнүчеләр сүзләренә караганда, атлар сату күләме берничә тапкырга арткан. Соңгы айда гына кайсыбер фермерлардан 7-8 баш ат сатып алганнар яисә броньлаганнар, ә элегрәк бер ат кайчагында үз хуҗасын 2-3 ай көткән. Моның сәбәбе бик гади: күп авылларда ат асрау даими рәвештә УАЗ яисә “Нива” ише внедорожникларга бензин салуга караганда арзанрак булып чыккан. Эш аты бәясе бүген токымына, яшенә һәм әзерлегенә карап 100-200 мең сум тора. Хәер, чыгымнар да юк түгел. Ат тоякларын якынча 1,5 айга бер чистарталар (3 мең сумга җитәргә мөмкин), дагаларны 2 айга бер алмаштыралар (1 мең сумга), печәнсез дә булмый (2-3 мең сумга төшәчәк), солы һәм башка бөртеклеләр (якынча 5 мең чыгарып салырга туры киләчәк), ветеринар да бар әле, елына аның хезмәтләре 6 мең сумга төшә. Шулай да хәтта бу чыгымнар белән дә авыл халкы өчен ат асрау отышлырак, ди. Чыганак: Mash МАХ-каналы.
Әлфия Шакирҗанова |
Иң күп укылган
|