|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.07.2026 Икътисад
Казанда «Агроволга - 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Яшьләр кооперациясе: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» темасына халыкара форум узачак8-10 июльдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге базасында «Агроволга - 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең һәм оешмаларының «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» темасына халыкара форумы узачак. «Агроволга - 2026» күргәзмәсенең эшлекле программасына 70тән артык чара кертелгән, аларда Россиянең 38 төбәгеннән, шулай ук Кытай, Беларусь һәм Төркиядән 400дән артык компания катнашачак. Күргәзмә барышында «Агроволга гүзәле» VI республика конкурсы, Мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча халыкара студентлар спартакиадасы һәм Татарстан Республикасының иң яхшы механизаторлары арасында «МТЗ-ШОУ» чемпионаты узачак. 2026 елда күргәзмә катнашучылар өчен мөмкинлекләрне киңәйтә һәм ике яңа: «Агротуризм» һәм «Махсус техника» бүлекләрен ачкан. Бу күргәзмә кунакларына авыл туризмын, фермер хуҗалыкларын һәм авылда бизнесның яңа төрләрен үстерү өчен өстәмә чишелешләр табарга, шулай ук агросәнәгать комплексында нәтиҗәле эшләү өчен махсуслаштырылган техника һәм җайланмалар сайларга мөмкинлек бирәчәк. «Агроволга-2026» сорт сынау полигонында заманча агротехнологияләр нәтиҗәсен бәяләү мөмкинлеге булачак — бөртекле, кузаклы, азык, майлы һәм техник культураларның 200дән артык алдынгы сортлары һәм гибридлары бәяләнәчәк. Кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең һәм оешмаларының «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» халыкара форумы кысаларында Россиянең 74 төбәгеннән һәм 31 чит илдән 4000нән артык кеше көтелә. Биредә «Авыл кибете» программасы буенча үрнәк кибет, Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең (Татпотребсоюз) кулланучылар кооперациясе музее, җирле продукция күргәзмәсе, шулай ук кулланучылар кооперациясе ихтыяҗлары өчен заманча җайланмалар һәм махсуслаштырылган транспорт экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Россиянең агросәнәгать комплексын һәм аның технологик бәйсезлеген үстерү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына туры килә. Нәтиҗәдә, илдә барлык кирәкле продуктлар һәм дөнья базарында позицияләрне ныгыту өчен мөмкинлекләр күбрәк булачак.
--- |
Иң күп укылган
|