поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр сезгә бәхет елмайды икән, шатланырга ашыкмагыз. Бәлки, ул сездән көләргә җыенадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
07.07.2026 Мәдәният

Балык Бистәсендә “Абага чәчәге” фильмы төшерелә башлады (ФОТО)

Фильм язучы Ркаил Зәйдулла повестлары нигезендә төшерелә. Сюжеты мондыйрак – Алия сөйгән ярын югалта, ә менә шуннан соң аның бәхеткә барыр юлы катлаулы, төрле-төрле, хәтта трагик сынаулар белән тулы булачак.

Традиция буенча, төшерү эшләре бөтен иҗади төркемнең култамгалары куелган тәлинкәне вату белән башланып китте. Тәлинкә кыйпылчыклары күбрәк булган саен, картина уңышлырак булачак дип санала. Һәр катнашучы үзенә тәлинкә кыйпылчыгы алды һәм сакларга вәгъдә бирде.

«Фильмның жанрын төгәл генә билгеләү кыен. Минемчә, безнең картина – ул үч алуның бернинди проблеманы да чишмәве, иң мөһиме гаделлек табу булуы турындагы фильм-притча», – ди картинаның режиссеры Салават Юзеев.

Төшерү эшләре Татарстанның Балык Бистәсе районында бара. Локацияләр өчен иң гүзәл урыннар сайланган.

«Абага чәчәге» фильмында төп рольләрнең берсен Татарстанның халык артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһиров уйный. Алия ролендә – Гөлнара Хасипова. Бу аның кинодагы беренче эше түгел, әмма мондый күпкырлы төп рольне ул беренче тапкыр башкарачак.

«Миңа үз каһарманым бик кызык. Безнең уртак якларыбыз күп: холыкларыбыз охшаш, хәтта кайбер сынауларны миңа да узарга туры килде. Мин кыенлыклар алдында баш имәгән,  аларны намус белән узу өчен үзендә ихтыяр көче тапкан кыз образын гәүдәләндерергә тиешмен», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Гөлнара Хасипова.

«Бу тасманың сценарий нигезенә танылган язучы, Татарстанның Халык шагыйре, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла повестлары салынды. Әлеге әсәрләр җанлы хис-тойгыларга бай, аларда бүгенге көн каршылыклары, чын һәм ялган кыйммәтләр проблемасы күтәрелә», – ди Миләүшә Айтуганова.

Фильм татарча төшерелә. Продюсер Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, тамашачылар даирәсен киңәйтү өчен русча дубляж ясау да планлаштырыла.

Картина өстендәге эш 2027 елда тәмамланыр һәм төрле кинофестивальләрдә катнашканнан соң, «Абага чәчәге» фильмы киң прокатка чыгар дип көтелә.

---
Татаркино
№ --- | 07.07.2026
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы