поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр сезгә бәхет елмайды икән, шатланырга ашыкмагыз. Бәлки, ул сездән көләргә җыенадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
07.07.2026 Мәдәният

Яшел Үзәндә узган «Иван Купала» бәйрәменнән ФОТОрепортаж

Узган шимбәдә Яшел Үзән районында кояш торгынлыгына багышланган «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәме узды. «Каенлык» паркында концерт программасы, халык уеннары, мастер-класслар һәм Купала йолалары гөрләде.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. «Иван Купала – җәйге кояш торгынлыгына багышланган һәм табигать көчләренең чәчәк атуын гәүдәләндерүче традицион славян бәйрәме. Бу көнне без халык мәдәниятенең чишмә башына кагылабыз һәм аның кыйммәтләрен яшьләргә тапшырабыз», – диде ул.

Бәйрәм кунакларын Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та котлады. «Иван Купала – ул дуслык бәйрәме, безгә үз телләребезне, традицияләребезне, йолаларыбызны һәм җырларыбызны сакларга мөмкинлек бирүче бәйрәм. Традицион кыйммәтләрнең, гаилә һәм мәхәббәтнең яклаучылары булган изгеләр Петр белән Февронияне олылау көне », – дип мөрәҗәгать итте кунакларга Михаил Афанасьев.

Төп аланлыкта традицион әйлән-бәйлән уеннары, батырлар ярышы һәм славян уеннары узды. Бәйрәмнең иң мавыктыргыч өлеше – зур концерт программасы иде. Чара бәйрәм геройлары – Яромир һәм Марья катнашындагы «Колыбель легенд» дип аталган театрлаштырылган тамаша белән ачылды.

Концерт программасында Татарстанның фольклор коллективлары, Беларусиядән «Вязанка» музыка һәм бию ансамбле һәм Серб Республикасыннан «Бисери Пливе Езеро» этно-төркеме чыгыш ясады. Минск шәһәреннән килгән «Сябры» вокаль-инструменталь ансамбле бәйрәмнең төп кунагы булды.

Иң төп мәйданчыкларның берсе булып күл торды, анда бәйрәмгә килүчеләр традицион Купала йоласында – кыр үләннәреннән һәм чәчәкләрдән үрелгән таҗларны суга агызуда катнаша алдылар. Традиция буенча, мондый йола бизәлешенең су өстендә йөзүе бәхет һәм теләкләрнең чынга ашуын вәгъдә итүче яхшы билге булып санала.Бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам итте һәм утлы шоу, күлгә таҗлар агызу һәм этнодискотека белән тәмамланды.

---
Addnt.ru
№ --- | 07.07.2026
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы