|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.07.2026 Язмыш
«100гә җитәрмен дип уйламаган идем»Күргәннәре китап язарлык Затия апа Зарипованың. «Озак яшәп, картлык көнендә рәхәт күрсен ичмасам, диде ахырысы Аллаһым. 100 гә җитәрмен дип уйламаган идем. Яшьли киткәннәрнең гомерен дә миңа өстәдеме шунда?» – ди ул үзе. Бәхетле балачакны язмыш урлый Бер гасырлык гомерегездә күңелегезгә иң уелып калган вакыйга нәрсә? – дигән соравыма да: «Әнисез калу әчесеннән дә авыррагы булмады, ахыры», – ди ул, аз гына да икеләнмичә. Бөек Ватан сугышы башланганда, 15 яше яңа тулган яшүсмер урман кисүләрне дә, озын көннәрне, караңгы төннәрне ач-ялангач үткәрүләрне дә җиңелрәк кабул иткән. Кияүгә чыгып, беренче баласы үлү тууны да тыныч кына сөйли ала. Ә менә әнисез калган ул көннәр, аннан соң күргән сабый иңнәре күтәрә алмаслык газап-михнәтләре бүген дә тынгылык бирми. Куркыныч төш кебек әйләнә дә баса күз алдына. – Кемгә кем кирәк ул заманнарда. Шырпы да юк чак бит. Утны күршеләрдән кереп алып чыга идем. Әзрәк үскәч, Нургаязны (кечкенә энесе) ФЗУ га алдылар. Ул армиягә дә аннан китте, шунда кайтты. Әни юклыкны менә шуннан аңла инде. Хезмәт итеп кайтып, озак яшәмәде: су коенганда батып үлде. Нургата миннән 2 яшь кече иде. Тумба урманнары кисү аңа да эләкте. Армиягә дә барды. Анысы да кыска гомерле булды шул: авырудан арына алмады, – дип сөйләде Затия апа. Туган якка кайту Менә шуннан соң инде гомерен улына багышлый ана: үзе күрмәгән назны, балалык рәхәтен бирергә тырыша ул аңа. – Борискинодагы без шомарткан, ялтыраткан клуб, кибет биналары хәзер дә исәндер әле, – ди ул шул елларны күз алдыннан үткәреп. – Бик күп еллар бозау караучы да булдым. Ике бригадир берьюлы килә: берсе штукатуркага чакыра, икенчесе фермага бозаулар янына. Мин беренче эшемне күбрәк яратам, анда барасым килә. Ә Карамалыныкы Наил усалрак, ул җиңә: бозауга, бетте-китте вәссәлам, дия дә нокта куя иде, – дип елмая Затия апа. Үч тә, ачу да саклый белмәгән – Риза терлек чалырга килә, хатыны Хәнифә – эчәк эшләргә. Икәүләшеп шулай булышып китәләр иде. Ике кызы читтә яшәгән әтием дә, хатыны үлгәч, миңа – төп нигезебезгә кайтты. Байтак яшәде әле ул: 92 яшенә җитте. Улым 10 ны бетергән елны –1982 дә дөнья куйды. Шуңарчы аның белән утын кисеп, ярып өяргә дә чыга иде әле. Үлгәндә, катлы-катлы бәхиллек сорады үзе, – ди соңгы сулышына кадәр әтисенә дә хөрмәт күрсәтә алганына шатланган “бала”. Күлбай Морасада яшәүче – Халидә, Лениногорскида гомер итүче Роза сеңелләре белән дә элемтәне беркайчан өзмәгән олы йөрәкле апа. – Улым Ринат бик әйбәт: бала караган кебек тәрбияли. Аның кадер-хөрмәтендә менә шулай яшим әле, тагын күпме бирер Аллаһым, күп инде, күп. Минем яшьтәгеләр берсе дә юк! – дип, бер яктан – рәхмәтен, икенче яктан, ул чордагылардан берүзе калганына ямансулап та сөйләвен дәвам итә сабый баладай саф күңелле йөзьяшәр. Айзиряк Мисалова, Әлки районы.
--- |
Иң күп укылган
|