поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр сезгә бәхет елмайды икән, шатланырга ашыкмагыз. Бәлки, ул сездән көләргә җыенадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
07.07.2026 Ир белән хатын

Гайбәт хаты мәхәббәтне сынады: «Безнең бәхетне кем күрә алмый?»

Киңәш сорап язам әле. Егетемне хәрби хезмәткә озаттым. Бер-беребезне бик яратышабыз.

Күршеләр генә булып үстек. Балалачактан бергә без, гел икәү уйный идек. Әниләр дә гомере буе бер-берсенә йомышка йөреште. Әллә кайлардан эзләп йөрмәбез, сине генә килен итәрбез дип гел шаярта иделәр. Ул чакта ачу килә иде, аннары бу сүзгә дә колак күнде. Айнур белән кич клубка чыккач, гел бергә кайта идек. Кызлар озатырга йөрмәде ул, минем арттан кайтырга теләгән егетләрне дә клуб төбендә үк кире борды.

Икәү рәхәт иде безгә, кайтып җиткәч, капка төбендә көндезге хәлләрне сөйләшәбез дә, кереп китәбез – мәхәббәт дигәне шулай яралды бугай күңелдә. Мәктәптә дә бит, сез күршеләр инде, дип безне бер партага утырттылар. Үзебездән сорап тормый гына тормыш дигәне язмышларыбызны гел бер-беребезгә ныгытып бәйләде. Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга чыгып киткәч, беренче елны бер-беребезне сагынышып кайта идек.

Икебез ике университетка укырга керсәк тә, башкалада күрешергә җай эзләмәдек, вакыт та булмады шикелле. Ул үз укуында, мин авырдан ияләштем Казанга. Укулары да гел русча, кыен булды кереп китәргә. Укудан соң китапханәгә йөгерәм, аннан тулай    торакка, өлгер генә: ашарга пешерәсе, дәрес хәзерлисе, дигәндәй. Егетләр кайгысымыни? Авылга кайткач, Айнур белән тагын шул капка төбе – һәркем үз күңелен бушата, кайсыбыз кая кыен ашаган... 

Кешене ярата башлау өчен матур сүзләр әйтешү кирәк тә түгел икән. Без үзебез дә сизмичә бер-беребезгә көннән-көн ныграк бәйләндек. Безнең бу хәлне читтән күзәтеп, көнләшеп торучылар барлыгы, шәхсән үземнең ялгыш та уема кермәде, ләкин ихлас мөнәсәбәтләребезгә киртә корырга теләүче кешеләр янәшәбездә йөргәннәр икән.

Көннәрдән-бер көнне хат алдым. Айнурны армиягә озаткач инде. Шунысын әйтергә онытканмын, без икебез дә университетны тәмамладык. Ул диплом алуга хәрби хезмәткә китте. Шулай кирәк диде, яхшы эштә эшләр өчен егетләрнең хәрби хезмәт итеп кайтулары бик мөһим икән. Мин эшкә урнаштым, мәктәптә укытам. Шәһәр мәктәбендәге укытучылык эшен күз алдына китерәсездер... Айнур һөнәре белән инженер. 
Айнурны озаткач, бер ай вакыт та үтмәде, авылдагы өйнең почта тартмасына хат салып киткәннәр. Исемсез. Әй, Аллаһым, авылда бит хат ташучы да юк. Кара эчлеләр эше икәнлеге шуннан да аңлашыла.

Бу миңа Айнурның миннән качып кына икенче бер кыз белән очрашып йөрүен, шул кызның Айнур янына, ул хезмәт иткән хәрби частька баруын язган. Кәкре-бөкре хәрефләр белән! Язуын танымасын өчен шулай эшләгән әлбәттә. Ниләр генә юк анда. Минем әллә ни исем дә китмәде моңа. Кычкырып көлдем дә, Айнур кайткач, күрсәтермен дип җыеп куйдым. Айнур белән шалтыратышкач та белгертмәдем. Иң яманы, шундый ук хатны Айнурга да җибәргәннәр икән...

Анда инде мине яманлаганнар. Имеш, Айнур авыл капкасыннан чыгып китү белән капка төбендә таңга кадәр егетләр белән утырам икән. Минем авылга кайтуым да айга бер мәртәбә, анда да урам ягына чыгып басканым юк, клубка чыгуларны әйтмим дә... Тагын да гаҗәпләндергәне – Айнур шуңа ышанган…

Ул түзмәде, телефоннан әйтте, хатын да укып күрсәтте. Башта кычкырып көлдем, ул бик җитди итеп сөйләшүгә күчкәч, кычкырып еладым, әрнедем, рәнҗим сиңа, кара эчлеләр яккан ялалаларга ышаналармы соң, син мине яратмыйсың, чүпкә саныйсың икән, дидем. Әлбәттә аңлаштык,  ул да гафу үтенде, мин дә үземә килгән хатны укып күрсәттем. Менә мәйтәм, үзеңдә дә гөнаһлар җитәрлек. Аңлаштык, хаталануыбызны аңладык. Ләкин күңелдә төер калды.

Әгәр дә Айнур тагын шундый ук эчтәлектәге икенче хат алса? Ышанырмы соң ул миңа? Әллә тагын көнчелек хисләре уянырмы? Безнең арага керергә теләгән кешегә ни җитми икән? Айнурмы? Ул кирәк булса, хәрби хезмәткә киткәнче сүз кушарга иде, нигә соңлаган? Хәер, аңа ул да, мин дә кирәк түгелдер шикелле, үзеннән бәхетлеләрне күрә алмый, димәк, бәхетсез җан бу... Аның мәкерен аңладык та ди, тик икенче юлы нинди этлек эшләр икән? Бөтен дусларымны күздән үткәрдем, кайсысы булырга мөмкин? Бәлки дуслар белән аралашудан тыелыргадыр дигән нәтиҗәгә дә килдем. Сез нинди киңәш бирер идегез?

Әминә Йосыпова.
Казан. 

---
Шәһри Казан
№ --- | 07.07.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы