|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.07.2026 Дин
Тырнак кисү кагыйдәләре ник кирәк?Тырнак кисү кебек гадәти булган гамәл белән дә савап эшләп була. Ничекме? Хәзер аңлатабыз. Тырнакларны чиста итеп тоту – сөннәт. Тырнак кисүне җомга көнне җомга намазына әзерлек рәвешендә башкарырга мөмкин. Пәнҗешәмбе кич ахшам намазыннан соң җомга көн башлана. Шул сәгатьтән башлап җомга намазына кадәр сезнең госел коенырга, җомга намазына чиста киемнәр әзерләргә вакытыгыз булачак. Госелләнгәндә тырнакларны тәртипкә китерү бик күркәм булачак. Тырнак кискәндә аерым бер тәртип сакланса, әйбәт. Сул кулда исә иң беренче итеп чәнти бармак, аннары – атсыз, урта, имән бармакныкы киселә. Баш бармактагы тырнак, шулай ук, иң ахырга кала. Аяк тырнакларын кискәндә, башта уң аякның чәнти бармагыннан башлыйлар һәм сулның чәнти бармагы белән тәмамлыйлар. Тырнак кисүнең вакытын һәркем үзе билгели. Ләкин 40 көннән артык киселмәгән тырнак белән йөрү килешми. Биредә язылган һәр гамәл хәдисләргә таянып язылды, ягъни болар Пәйгамбәребезнең сөннәте булып тора. (Дин хозур турында)
--- |
Иң күп укылган
|