|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.07.2026 Хәвеф-хәтәр
Казанда мотоцикл һәм җиңел машина катнашындагы юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргәнКазанның Горький шоссесында мотоцикл һәм җиңел автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, авария «Олимпиец» җәмәгать транспорты тукталышы янында килеп чыккан. Җиңел автомобиль белән бәрелешкәннән соң, мотоцикл тукталышта торган җәяүлеләр өстенә килеп менгән. Юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч ярдәм машиналары, полиция һәм янгын сүндерүчеләр килгән. Якынча мәгълүматлар буенча, авария нәтиҗәсендә өч җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган, аларны хастаханәгә озатканнар. Авыр хәлдәге мотоциклчыны да хастаханәгә алып киткәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|