поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.11.2011 Авто

«Казан» аэропортыннан шәһәр үзәгенә – 200 сумлык электричкада

Россия халкының 30 проценты очкычта сәяхәт итүгә өстенлек бирә. 26 проценты ерак юлга поездда, 23 проценты машина-автобуста чыга.

 Нelpster.ru сайты уздырган сораштырудан күренгәнчә, һава транспортына өстенлек бирүчеләр күп. Сер түгел – бүген бераз акчасы булган һәркем, чит илгә чыгып, ял итеп кайту ягын карый, төрле компанияләр чит дәүләтләр белән хезмәттәшлек урнаштыра. Әлеге төр транспорт уңайлырак һәм юлга киткән вакыт та азрак.

 

 Чит ил очкычларында – чит илгә

 

Авиакомпанияләр пассажирлар санын күбәйтер өчен иминлек мәсьәләсен дә көчәйтергә мәҗбүр. Һәлакәтләр ешая төшкән заманда халык сәяхәттән исән-сау кайту-кайтмау турында ныграк уйлана башлады. Һава юллары компанияләре моны истә тотып, чит ил очкычлары хисабына үзләренең транспорт паркын яңарту ягын карый. Шул рәвешле «Казан» аэропортыннан оча торганнары да 2013 елга, Универсиадага, гел чит ил очкычларыннан гына торачак.

 

Тармактагы вәзгыять турында 22 ноябрь көнне Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта аэропортта биш «Боинг» һәм ике «Аэробус» хезмәт күрсәтә. Киләсе елда тагын ике «Аэробус» сатып алу күздә тотыла.

 

Вакытлыча уңайсызлыклар

 

Брифинг, башлыча, «Казан» аэропортын Универсиадага кадәр яңарту мәсьәләсенә багышланган иде. 2013 ел вакыйгасының күпчелек кунаклары мәркәзебезгә нәкъ менә һава юллары белән киләчәк. Аэропорт аша узу әлегә сират күперен кичүгә тиң: халык бигрәк тә терминалларда сәгатьләр буе чират торудан, хезмәт күрсәтү сыйфатыннан зарлана. «Казан» халыкара аэропорты сайтыннан күренгәнчә, пассажирлар, иминлек мәсьәләсеннән тыш, чисталык ягын карарга тәкъдим итә.

 

Мәркәзебез аэропорты хезмәтеннән файдаланучылар саны узган ел 1,2 миллион кешедән артып киткән. Инде 2013 елга ук аны 5,2 миллион кешене үткәрә алырлык итеп үзгәртеп корачаклар, дип ышандыра министр. Планда «1А» һәм 3нче номерлы терминаллар төзү (бизнес класс өчен), хәзерге 1нче терминалны төзекләндерү, яссы җайланмаларны яңарту, һава очышлары белән идарә системасын заманына туры китерү һәм башка эшләр керә. Очкычлар өчен полосалар да иң зур һава машиналарын кабул итәрлек булачак. Әлеге эшләрне «Татарстан» авиакомпаниясе Болгария һәм Германиядәге хезмәттәшләре ярдәмендә башкара.

 

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин аэропортта төзелеш эшләре белән барган уңайсызлыкларның вакытлы күренеш икәнен әйтте, пассажирлардан «бер ярты еллап» түзәргә үтенде. Хәер, Казан халкы Универсидага әзерлек барышында хасил булган уңайсызлыкларга ияләнеп бетте кебек инде...

 

Аэпопортка бару җиңеләя

 

Үзеңнең рейсыңа барып җитү элек-электән үк проблема булды. Мәркәзебездән бу урынга бары тик 97нче маршрут автобус кына йөри. Җәй көне исә бакчачыларның якын-тирә бистәләргә бара торган автобусларын да файдаланырга мөмкин. Ләкин чит илгә очарга җыенган кеше күп очракта сәгатенә бер килә торган автобусны көтмәс – такси яллар, яисә машиналы дуслары ярдәменнән файдаланыр. Такси аэпортка 500 сумга алып бара. Халык сүзләренә караганда, хәзер 97нче маршрут та ешрак йөри башлаган.

 

Ә киләсе ел ахырында ике араны тиз йөрешле электропоезд тоташтырачак. Ул 26 километр араны 20 минут эчендә җилдертеп үтәчәк, дип ышандыралар. Бу юлда «Вахитов», «Тихорецк», «Юбилейный», «Столбище» тукталышларын булдыру да күздә тотыла. Ә менә билет бәясе әлегә төгәл билгеле түгел. Рәсми затлар аны үзләре дә 200-250 сум булыр дип фаразлый. Тиз йөрешле поезд – Универсиаданың Казан халкына ясый торган бүләкнең берсе генә. Якын арада транспорт өлкәсендә гаять зур үзгәрешләр көтелә. 2013 елның июненә Мәскәү базары янындагы метро станциясе ачылыр, электропоездның яңа боҗрасы, «Восстание»да яңа вокзал эшли башлар дип көтелә.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 22.11.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»