|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
03.07.2026 Мәгариф
Имтиханнарын 100әр баллга тапшырган Әмир: "Әзерләнсәң, БДИ куркытмый"Әмир Дәүләтшин Мөслим районының Вәрәшбаш авылыннан. Математика һәм физикадан имтиханны 100 әр баллга тапшырган. — Математикадан имтиханга әзерләгән укытучым Рәмилә Госсамовага рәхмәт. Өстәмә дә укыдым. Әзерләнсәң, БДИ куркытмый, — ди Әмир.
Вәрәшбаш авылында яшәсәләр дә, Әмир I сыйныфтан ук Мөслимдәге гимназиягә килеп укыган.
— Авыл белән район үзәгенә 15 минутлык юл. Әмир математика белән кечкенәдән кызыксына. Республика, төбәк олимпиадаларында катнашып, гел призлы урыннар яулап килде. БДИ аның өчен шул олимпиадаларның дәвамы кебек булды. Көн саен укыды. Бик сабыр, тыныч бала. Улым ашарга да тәмле пешерә, — ди әнисе Ләйсән. Әмир А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетына (КАИ) укырга керергә хыяллана.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|