|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
03.07.2026 Җәмгыять
Татарстанда “Аграр фән көне - 2026” уздыТатарстан Республикасында агросәнәгать комплексы өлкәсендә мөһим вакыйга - «Аграр фән көне – 2026» узды. Чара ике урында оештырылган иде: Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында һәм Казан ДАУның Агробиотехнопаркында. Аларда 120дән артык катнашучы булды, чараны Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты профессоры Радик Сафин ачты, ул утырышның түбәндәге төп темасы белән таныштырды: «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын тотрыклы үстерү өчен нәтиҗәле идарә итүнең һәм уңыш сыйфатын арттыруның заманча технологияләре». Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин: «Бүгенге көн - тәҗрибә уртаклашу һәм авыл хуҗалыгын үстерү векторларын билгеләү өчен менә дигән мөмкинлек», - диде ул. Шулай ук ул, хәзерге шартларда тотрыклы уңышны фән казанышларын – яңа сортларны һәм биологик технологияләрне үзләштермичә алу мөмкин түгел, дип билгеләп үтте. Аннары Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Нуриев фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм агросәнәгать өлкәсе хезмәткәрләрен сәламләде. "Безнең университетның төп бурычы - Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең агросәнәгать комплексын үстерергә сәләтле югары квалификацияле кадрлар тәрбияләү. Без сезнең хезмәтегезне, кызыксынуыгызны, идеяләрегезне һәм университетыбызның фәнни эшчәнлеген үстерүгә керткән өлешегезне югары бәялибез", - диде Илшат Нуриев. Пленар утырыш кысаларында экспертлар актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: биологияләштерүнең роле һәм табигатькә якын технологияләр; майлы культуралар һәм соя үстерү; бөртекле культуралар һәм кукурузны интенсификацияләү алымнары; республика хуҗалыклары тәҗрибәсе, мелиорация һәм селекция.
Кырларны әйләнеп чыгу теорияне практикада күрү белән дәвам итте. Тәҗрибә кишәрлекләрендә катнашучыларга язгы арпа һәм көзге бодай сортларын сынауны, язгы бодай һәм соя үстерү агротехнологияләрен, аларны сугаруның һәм урман мелиорациясенең нәтиҗәлелеген, игенчелектәге цифрлы чишелешләрне күрсәттеләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Айтуган Хаҗиев карау башланыр алдыннан, кыр тәҗрибәләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты ярдәмендә уздырылачак, аларның нәтиҗәләрен тиз арада киңәйтү планлаштырыла, дип билгеләп үтте. «Татарстанда көзге рапс» проекты полигоны катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты, анда көзге рапсны үстерү агротехнологияләренең төп факторлары буенча кыр тәҗрибәләре күрсәтелде, боларга түбәндәгеләр керә: үзебезнең һәм чит ил селекциясенең 15 гибрид/сорлары, 2 чәчү срогы, 3 чәчү нормасы, ретардантлар вариантының 4 варианты.
Айтуган Хаҗиев, бүгенге көндә көзге рапсны Татарстан хуҗалыкларында яхшы икътисадый файда китерерлек үстерү мөмкинлеге бар, дип ассызыклады. Көзге рапс үстерүнең төп факторларын авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Мөкәрәм Нәфыйков җентекләп яктыртты, ул чәчү сроклары, чәчү нормалары, үсемлекләрне тукландыру, рапсның уңышлы кышлавын булдыру өчен үсеш регуляторлары, заманча сортлар һәм төрле срокта өлгерә торган гибридлар турында сөйләде. Татарстан Республикасында ел саен соя чәччүлекләре арта. Бу культурага ихтыяҗ зур, безнең шартларга яраклы сортлар һәм гибридлар бар. Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына инде өченче ел кыр тәҗрибәләрендә үзебезнең һәм чит ил соясының иң яхшы сортларын/гибридларын, инокулянтларны, аларны үстерүдге агроысулларны өйрәнәләр. «Татарстанда Соя» проекты полигонында катнашучыларга илнең төрле селекция үзәкләреннән 22 иң яхшы сорт/гибрид тәкъдим ителде, шул исәптән Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, чит ил селекцияләре.
--- |
Иң күп укылган
|