|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2008 Интернет
ЗАГС ГАРИЗАСЫН - ИНТЕРНЕТ АШАТатарстанның ЗАГС бүлекләре «ТР Электрон Хөкүмәте» системасы буенча никахлашу гаризаларын электрон рәвештә кабул итә башлады. Бу бүген тормышларын законлы никах җепләре белән бәйләргә теләүчеләрнең саны зур булуга бәйле, яшь парларны чиратлардан, кәгазь мәшәкатьләреннән арындыру өчен эшләнә. Әлеге система ЗАГС мәшәкатьләреннән качып язылышмыйча гына тормыш коручы парларны, мөнәсәбәтләрен законлаштыруга этәрү өчен, махсус Гаилә елында кертелде.
Хәзер ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм «ТР Электрон Хөкүмәте» проектын эшләүчеләр язылышырга ниятләгән парларга барлык документларны өйдә әзерләп булганлыгын белдерде. Моның өчен http://zags.tatar.ru адресфы буенча теркәлү таләп ителә. Идарә сайтында шулай ук никахны теркәү, бала туу, уллыкка-кызлыкка алу, исемне үзгәртү, турында шулай ук республиканың барлык Гражданнар актларын теркәү йортлары адреслары-телефоннары турында мәгълүмат алырга була. Документ бланкларын сайттан алып, кулдан тутырып, имзалап ЗАГС бүлегенә илтеп бирергә генә кирәк.
ЗАГСка гаризаны электрон рәвештә беренче булып Белорусия шәһәрләрендә кабул итә башладылар. Биредә бу система 2005 елда ук кулланыш тапты. Россиядә исә узган елдан Алтай краенда яшьләр шул рәвешле язылышты. Шул ук елны кертелгән «Электрон Диңгез буе - 2007» программасы да Россиянең тагын бер субъектында яшәүчеләрнең эшен киметте: Диңгез буе крае идарәләре гариза бланкын электрон рәвештә җибәрә башлады. Шул исәптән Гражданнар актларын теркәү йорты да.
Хәзерге вакытта Татарстан ЗАГС идарәләренең бердәм мәгълүмати системасын эшлиләр. «ТР Электрон Хөкүмәте» проекты кысаларында республикабызның барлык идарәләре, министрлыклары һәм ведомстволарына документлар шул рәвешле кабул ителәчәк.
Динара СӘГЪДИЕВА |
Иң күп укылган
|