|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
01.07.2026 Җәмгыять
Иртәгә бик көчле магнит давыллары көтеләКояшта иң көчле – X классындагы шартлау барлыкка килү сәбәпле, иртәгә – 2 июльдә Җир шарына март аеннан бирле күзәтелмәгән бик көчле магнит давылы ябырылырга мөмкин. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты һәм академиянең Себер бүлеге Кояш-җир физикасы институты белгечләре хәбәр итә, дип яза “Российская газета”. Кояшта иң югары баллы шартлау 30 июньнән 1 июльгә каршы төндә Мәскәү вакыты белән төнге 12дә булган. Көчле магнит давылы вакытында баш авырту, хәлсезлек, кан басымы “уйнау”, йокысызлык күзәтелергә мөмкин. Белгечләр аңлатып үткәнчә, организмда көйсезлекләрнең барлыкка килүе магнит кырында тирбәлешләр вакытында капиллярлардагы кан агымының акрынаюы сәбәпле, тукымаларга кислород җитмәүгә бәйле. Фото: Матбугат.ру
--- |
Иң күп укылган
|