|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
01.07.2026 Матбугат
Илшат Әминов: Традицион мәгълүмат тарату каналларын югалтырга ярамыйТатарстан Журналистлар берлеге Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаевка газета-журналларны укучыга җиткерү өчен бирелә торган субсидияне саклап калу үтенече белән хат юллаган. Бу хакта Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов хәбәр итте. Илшат Әминов әйтүенчә, донор саналган төбәкләрдә социаль әһәмиятле басмалар өчен почта хезмәтенә 25 процентлы ташламаны юкка чыгарырга җыеналар. «Татарстан журналистлар җәмәгатьчелеге төбәк-донорлар өчен вакытлы матбугатны таратуга бирелә торган субсидияләрне бетерү турындагы хәбәрне зур борчылу белән кабул итте. Безнең өчен иң мөһиме – укучы белән элемтәне саклау. Алар арасында авыл халкы да, бүген туган ягыннан еракта хезмәт итүче сугышчыларыбыз да бар. Алар өчен туган яктан килгән һәр хәбәр аеруча кадерле. Глобаль мәгълүмати каршылык шартларында традицион мәгълүмат тарату каналларын югалтырга ярамый», – диелә мөрәҗәгатьтә. Хәзер исә илнең төрле төбәкләрендәге баш мөхәррирләр күмәк мөрәҗәгать әзерли.
--- |
Иң күп укылган
|