Фәнис Җиһанша, Хәния Фәрхи, Россиянең кечкенә миссы Әминә Хафизова, Рәсим Низамов... Соңгы вакытта бу талатлар бик тыгыз элемтәдә тора икән. Аларны нәрсә берләштерегә мөмкин дип аптырадыгызмы? Хәзер барысын да аңлатып бирәм. " />
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2011 Шоу-бизнес
Татарча “солянка” – бик “тәмле” булачак!
Г.Камал театрының танылган артисты Фәнис Җиһанша 25 ноябрьдә УНИКС концертлар залында узачак “Татарча солянка”га сценарий яза икән. Кичәнең 80% инде әзер дип белдерә актер. Тик бу гади сценарий гына түгел, ә поэма рәвешендә язылучы бик кызык тамаша икән. Концерт "Сәгать" дип аталган кызыклы пантомима белән башланып китәчәк ди оештыручылар. Сүзләренә ышансаң мондый үзгә номерның әле бер генә татар концертында да күренгәне юк икән. Бу чыгышны караганда бәлки кемдер егылганчы көлер, кемдер үзенә бирелгә гомерне, вакытны ничек уздыруын күз аллап ниндидер нәтиҗәләргә дә килер дигән фаразлар да бар. Үзебезнең татар чибәре – Россия миссы, Дөнья миссы титулларын яулган Әминә Хафизова турында ишеткәнегез булгандыр. Бу кичтә нәни кызчык та үз талантын күрсәтеп, тамашачыны шаккатырырга хыяллана. Әлбәттә концерт булгач, күз камашырлык сәхнәсе дә, без яраткан җырчылар да булачак. Музыкаль олимпта яңа балкый башлаган йолдызлар белән беррәттән халлык мәхәббәтен яулап өлгергән мэтрларыбыз да булачак. Венера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, Хәния Фәрхи, Илшат Вәлиев, Ильвина, Рөстәм Закиров, Мөнир Рахмаев... Кыскасы 25 ноябрьдә УНИКСка килгән тамашачыга җаны теләгән һәркемне күреп, икенче тапкыр очрашырга билетлар да отып кайту мөмкинлеге булачак.
Фәнис Җиһанша, Хәния Фәрхи, Россиянең кечкенә миссы Әминә Хафизова, Рәсим Низамов... Соңгы вакытта бу талатлар бик тыгыз элемтәдә тора икән. Аларны нәрсә берләштерегә мөмкин дип аптырадыгызмы? Хәзер барысын да аңлатып бирәм.">
|
Иң күп укылган
|