|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
30.06.2026 Хәвеф-хәтәр
Казанда көчле җил 19 агачны сындырган – автомобильләр зыян күргәнБүген Татарстанда тизлеге 20 метрга кадәр җиткән көчле җил 30 агачны сындырган. Шуларның унтугызы – Казанда, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә. Моннан тыш, Татарстанның Яшел Үзән районында – 4, Лаеш районында – 3, Буа, Биектау, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында берәр агач сынган. 5 җиңел автомобиль (Казанда һәм Лаеш районында - икешәр, Түбән Камада – бер) зыян күргән. Кешеләр зыян күрмәгән. Искәртеп үтәбез, Түбән Камада парковкадагы автомобильләргә агач ауган мизгел видеога эләккән. Моннан тыш, Петровский торак массивы районында – Матюшино авылына илтә торган юлда җиңел машинага агач ауган. Интернетта аның да видеосы чыкты.
--- |
Иң күп укылган
|