поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
30.06.2026 Спорт

Татарстанда “Спорт җире” марафонының төбәк этабында җиңүчеләр ачыкланды

Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында «Спорт җире» бөтенроссия марафонының төбәк этабы узды. Масштаблы спорт чарасы "Олимп" стадионында үткәрелде.

Анда республиканың 24 муниципаль районыннан зона ярышларында сайлап алынган иң яхшы спортчылар һәм командалар җыелган иде.

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина, шулай ук махсус кунак - авыратлет һәм пауэрлифтинг буенча спорт мастеры Руслан Пустовой катнашты.

Марат Җаббаров, марафон Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте.

"Программаның максаты - инфраструктураны үстерү генә түгел, ә иң мөһиме - авылда кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Һәм спорт, һичшиксез, монда зур роль уйный. Без аның бүген ничек буыннарны берләштерүен, төрле һөнәр һәм шөгыль ияләрен бер-берсенә якынайтуын күрәбез", - диде Марат Җәббаров.

Төбәк этабы программасына ГТО нормаларын тапшыру, көч экстримы, волейбол һәм мини-футбол турнирлары, гаилә стартлары, балалар йөгерешләре, шулай ук мастер-класслар һәм бай мәдәни программа кертелгән иде.

14 яшькә кадәрге кыз-бала булган гаиләләр эстафетасында Саба районыннан Мөбәрәковлар гаиләсе җиңү яулады. Шул ук номинациядә Балтач районыннан Нургалиевлар гаиләсе - 2нче урынны, ә 3нче урынны Нурлат районыннан Хәсәнҗановлар гаиләсе алды.

14 яшькә кадәрге ир-бала булган гаиләләр эстафетасы нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1нче урында - Шикирҗановлар гаиләсе (Саба районы), 2нче урында - Сафиевлар гаиләсе (Буа районы), Саба районыннан Мәүлетовлар гаиләсе 3нче урынга булды.

Пляж футболы буенча Саба районыннан "Саба яшьләре" командасы җиңү яулады, икенче урынны шулай ук Саба районыннан «Кәеф бар» командасы алды, өченче урынны Теләче районы командасы алды.

ГТОның көч ярышларында ир-атлар арасында Саба районы егетләре иң көчлеләр булып танылды. Алардан иң көчлесе - Олугбәк Вайисов, икенче урында - Булат Мәүлетов, өченче урында - Илшат Заганшин.

Хатын-кызлар арасында ГТО ярышларында алтын медальне Саба районыннан Альбина Хафизова алды, шулай ук Саба районыннан Фәридә Рәхимова - икенче урында, бронза Кукмара районыннан Мәрьям Гайнетдиновага бирелде.

Аркан тартышу буенча иң көчлесе Азнакай районы командасы булды. Икенче урында - Саба районы, өченче урында - Мөслим районы командасы.

Көч экстримы буенча ир-атлар арасында Сабадан Фуат Фәләхов иң көчлесе булды, икенче урынны Арча районыннан Әнис Гарипов алды, өченче урын Казан дәүләт аграр университеты студенты Максим Лёсинга бирелде.

Хатын-кызлар арасында беренче урынны Фәридә Рәхимова (Саба районы) алды, икенче урынны Регина Сәфәргалиева (Биектау районы) алды, бронзаны Казан шәһәреннән Лея Хәбибуллина алды.

Төбәк этабында җиңүчеләр Татарстан Республикасын «Спорт җире» бөтенроссия марафоны финалында күрсәтәчәкләр, ул сентябрьдә узачак.

Мондый чараларны уздыру массакүләм спортны үстерүгә һәм актив тормыш рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасы бурычларына туры килә.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы