|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
30.06.2026 Җәмгыять
Коткаручылар адашкан яшүсмерне тапканБашкорстанның Баймак районында була бу хәл. Иске Сибай авылына әбисе янына беренче тапкыр килгән 16 яшьлек малай кичке сәфәргә чыгып югалган. Малай Айсуак тавы буендагы таныш булмаган җиргә килеп эләгә, юлдан адаша һәм ничек кайтырга белми.
Ул туганнарына шалтыраткан, ә алар, үз чиратында, коткаручыларны чакырткан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре малайны тиз тапкан, ул исән-сау булган, дип хәбәр итә БР гадәттән тыш хәл буенча Дәүләт комитеты. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган. Коткаручылар олылардан балаларга ориентирны югалткан очракта иң мөһиме — паникага бирелмәскә, урында калырга һәм шунда ук ярдәм сорап шалтыратырга сорыйлар.
Лиана ХАНМУРЗИНА |
Иң күп укылган
|