поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
27.06.2026 Мәдәният

Урман хуҗасы, су анасы һәм удмурт йолалары (ФОТО)

Бүген Мамадыш районының Пойкино авылында язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган удмурт бәйрәме «Гырон Быдтон» узды. Бәйрәм «Ваньмыз ву бордын» («Бөтенесе судан») дип аталган үзенчәлекле милли сәхнә белән башланып китте.

Бәйрәм кунакларын һәм анда катнашучыларны республика Рәисы исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады. «Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм. Борынгы традицияләрне саклау турында сөйләгәндә, Татарстан бу процесска актив ярдәм итә. Гырон Быдтон – күркәм удмурт бәйрәме, Уяв – чуаш, Валда шинясь – мордва, Иван Купала – украин, Сабантуй – татар, Каравон – рус бәйрәме. Бу гүзәл традицияләр республиканың күпмилләтле мәдәнияте ноктасындагы чәчәкләр кебек. Без моның белән горурланабыз. Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм мирасы яклансын һәм буыннан-буынга тапшырылсын» – диде ул.

Мамадыш районы бу бәйрәмне инде икенче тапкыр кабул итә – биредә «Гырон Быдтон» беренче тапкыр 2019 елда узган иде.

Бәйрәмнең иң матур мизгелләренең берсе – эстафета тапшыру булды. Инде күптәнге традиция буенча, бәйрәмне оештыручы район символик агач казны (ул бәйрәмне үткәрү билгесе) киләсе районга тапшырды. Киләсе елга бу бәйрәмне үткәрү хокукы Әгерҗе районына бирелде.

Концерт программасы һөнәри һәм үзешчән башкаручыларны берләштерде. Кунаклар каршында «Айкай» удмурт фольклор җыр һәм бию театры, Татарстан һәм Удмуртиянең иҗат коллективлары, шулай ук удмурт эстрадасы артистлары чыгыш ясады.

Сәхнәгә шулай ук Мамадыш районының балалар коллективлары һәм «Мудорвай» Тамашачылар өчен берничә мәйданчык әзерләнгән иде. Шуларның иң гадәти булмаганы – удмурт мәдәни хәрәкәте активистлары тарафыннан тергезелгән күл. Кайчандыр бу урында сулык булган, ләкин вакыт узу белән ул сазланган. Хәзер монда янәдән балык тотарга мөмкин булачак, ә тамашаның бер өлеше булып Су анасы торды. Ул килүчеләр белән аралашты һәм бәйрәмдә үзенчәлекле күңеллелек барлыкка китерде.

Милли уен ярышлары да гаҗәеп дәртле һәм кызыклы булды. Ир-атлар үз көчләрен гадәти булмаган ярышларда күрсәттеләр: күнегелгән герләр урынына авыр бүрәнәләр күтәрделәр һәм бүрәнәне ераклыкка ыргыту буенча ярыштылар.

Фестиваль җиңүчеләрне хөрмәтләү белән тәмамланды – «Чеберина» (сылу кыз), «Батыр» (батыр), «Шудо буро удмурт семья» (бәхетле гаилә) һәм «Арган кырза» (иң яхшы башкаручы) билгеләнде.

Шулай ук барлык теләүчеләр удмурт милли кухнясы сыйларыннан һәм традицион йола боткасыннан авыз итә алдылар.

---
Addnt.ru
№ --- | 27.06.2026
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы