|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
27.06.2026 Мәдәният
Халыкара кинопроектлар питчингына гаризалар кабул ителәXXII Казан халыкара «Алтын минбәр» кинофестивале кысаларында Халыкара кинопроектлар питчингында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Питчинг – кинематографистлар өчен үзенчәлекле мәйданчык. Ул Экспертлар советы каршында кинопроектларны тәкъдим итү һәм яклау форматында уза. Питчингның төп бурычы – Татарстан Республикасы белән берлектә кино җитештерүне стимуллаштыру, яңа исемнәр ачу, шулай ук Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән талантлы кинематографистлар базасын булдырып, яңа идеяләрне һәм проектларны эзләүгә һәм тормышка ашыруга булышлык итү. Гаризалар ике төп номинациядә кабул ителә: – «Тулы метражлы нәфис фильм» (тулы метражлы нәфис фильмнарның синопсислары яисә сценарийлары). – «Вертикаль сериал» (вертикаль сериалның синопсислары яисә сценарийлары, бер сериянең хронометражы – 2 минутка кадәр, серияләр саны – 20дән ким түгел). Барлык катнашучылар өчен мәҗбүри шарт – Татарстан белән бергәләп кино җитештерү. Бәйгегә гаризалар кабул итү 2026 елның 1 августында тәмамлана. Финалга узган проектларны яклау 2026 елның 7-8 сентябрендә Милли китапханәдә һәм онлайн форматта узачак. Питчингның приз фонды 500 000 сум тәшкил итә. Акчалата приз өстенә, җиңүчеләргә проектларны продюсерлау, аларны тормышка ашыруда булышлык, шулай ук кыйммәтле бүләкләр көтә.
--- |
Иң күп укылган
|