|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
26.06.2026 Мәдәният
Салих Сәйдәшев музееның туган көне бәйрәменнән ФОТОмизгелләрСалих Сәйдәшев музеен оештыру турындагы карар 1985 елда кабул ителгән. Тулай торак бүлмәләре ачкычларын тапшыру 1989 елның азагына кадәр сузыла. Әмма бинада музей 1993 елда гына ачыла. Музейның беренче хезмәткәрләре Ясәр Шәмсетдинов, Дилбәр Саинова-Әхмәрова, Әсия Ханина, А. Соколова, рәссамнар В. Нестеренко, А. Леухин, О. Бойко, «Прометей» КБ һәм Булат Галиевлар була. Бүген исә Салих Сәйдәшев музее үсә һәм үзгәрә, эшкә яңача карашлар туа, үз мәнфәгатьләре белән яңа аудитория килә. Әмма биредә иң мөһим һәм үзгәрмәс булып бер нәрсә кала – ул да булса композиторның мирасына сакчыл караш һәм аны популярлаштыру. Музейның туган көнендә биредә төрле чаралар узды. Әйтик, "Сәйдәш урамга чакыра" дигән променад вакытында тамашачылар бөек композитор чорына сәяхәт иттеләр. Дирижер Азат Нургаянов җитәкчелегендәге «Казан солистлары» камера оркестры чыгышын тыңладылар. Ахырдан яңартылган Салих Сәйдәшев музее буйлап кураторлык экскурсиясе узды.
--- |
Иң күп укылган
|