|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
26.06.2026 Җәмгыять
Бүген Татарстанда яңгыр, көндез +21 градуска кадәр җылы булуы көтеләҖомга, 26 июньдә, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Көндез шулай ук явым-төшем көтелә: урыны белән көчле, аерым районнарда яшенле яңгыр явачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Секундына 5-10 метр тизлектә искән җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчә, көндез тизлеге урыны белән 15-17 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итте. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +16..+21 градуска, көнчыгыш районнарда +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Казанда аязучан болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 13 метрга кадәр җитә. Башкалада көндез максималь температура +17..+19 градус тәшкил итәчәк. Фото: Владимир Васильев, Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|