|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
25.06.2026 Фаҗига
Венесуэлада көчле җир тетрәве аркасында 164 кеше һәлак булганБеренче тетрәү АКШ Геология Хезмәте (USGS) тарафыннан җирле вакыт буенча 18:04 тә теркәлгән. Эпицентрлар Морона районында, Карабобо штатында, Каракастан якынча 160 км көнбатыштарак урнашкан. Икенче, көчлерәк җир тетрәүнең учагы 10 км тирәнлектә ята. Бу җир асты тетрәүләре илдә соңгы йөз ел эчендә иң көчлеләренең берсе булды. Тетрәүләр Каракаста гына түгел, башка төбәкләрдә дә сизелде. Эчке эшләр министры Диосдадо Кабельо биналарның һәм торак корылмаларның җимерелүе турында хәбәр итте. Хакимият гадәттән тыш хәл кертү турында игълан итте һәм гражданнар яклавы көчләрен, полиция, янгын сүндерүчеләр һәм медицина хезмәтләрен мобилизацияләде. Халыкны фатирлардан тиз арада чыгып китәргә һәм тикшерүләр тәмамланганчы кире кайтмаска үтенделәр. Мәктәпләр атна ахырына кадәр ябык. Фото: shot
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|