поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әй, малай, мондый кыйммәтле концертка билетны ничек алдың? 
    – Әнием сатып алды. 
    – Ә үзе кайда?
    – Өйдә билет эзли. 
Бүген кемнәр туган
  • 06 Октябрь
  • • Рөстәм Сүлти - шагыйрь
  • • Гали Арсланов - галим
  • • Наил Якупов - хоккейчы
  • • Марат Шәйбәков - җырчы
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
25.06.2026 Шоу-бизнес

“Самолет ватык диделәр”: Алинә Сәфиуллина улы белән Төркиягә очканда 24 сәгать аэропортта көткән

Татарстанның атказанган артисты Алинә Сәфиуллина диңгез буена ялга барганда “маҗара”ларга юлыккан.

Ял башланырга да өлгермәгән, ә Алинә улы Нариман белән тәүлектән артык үз рейсын көтеп утырган. Җырчының хәл-әхвәлен белү өчен аның белән хәбәргә чыктык.

- Алинә, исән-сау барып җиттегезме соң, инде? Мондый хәлгә юлыкканыгыз бар идеме әле?
- Аллаһка шөкер, килеп урнаштык. Әмма бу юл бик озын һәм катлаулы булды. Гел йөреп торсам да, бер тәүлектән артык үз рейсымны көтеп утырган юк иде әле. 23е көнне төнге 2дә теркәлү узган идек. Икенче көннең көндезге сәгать 1енә кадәр көттек. Башка авиакомпанияләрнең самолетлары оча, безнеке юк. Нариманга диңгез күрсәтергә теләдем. Уңайлы булсын өчен Төркиягә очарга карар кылган идек. Җиңел генә булмады әле. Хәзер инде, тынычланып, ял итәргә кирәк.

- Сәбәбен ничек аңлаттылар соң?
- Самолет ватык диделәр. Кунакханә бирделәр. Кереп бер 3 сәгать йоклап алырга җитештек. Бернәрсә билгеле булмаса да, ике арада йөреп тордык. Иртәнге ашка һәркемгә 400 сум бирделәр. Аэропорт бәяләрен үзегез беләсез. Кафе-рестораннарны баеттык инде. Бер нәрсә эшләп тә булмый. Без бит инде авыл балалары - юаш. Ярый әле арада кануннарны белүчеләр, активистлар булды. Алар таләп итеп, хокукларның үтәлмәвен ассызыклап, транспорт прокурорын чакыргач кына, мәсьәлә хәл ителә башлады. Бер тәүлектән артык аэропортта көткәч, тур өчен бәяне кире кайтаралардыр дип уйлаган идем. Алай җиңел түгел икән. Без очып киткәндә, кемнәрдер инде башка рейска билетлар алып очып та киткән булган. Кәеф төште инде, билгеле. Аллаһка шөкер, кире кайтканда башка авиакомпания белән очабыз. Хәзер инде рәхәтләнеп, күңелле итеп ял итәргә тырышабыз, Аллаһ бирсә.

Фото: видеодан скриншот

Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ | 25.06.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы