|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
25.06.2026 Мәдәният
Бүген күренекле музыка белгече Клара Таҗиева юбилеен бәйрәм итә (ТАРИХИ ФОТОЛАР)ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Клара Таҗиевага бүген 85 яшь тулды. Заманында Казан музыка училищесын тәмамлагач, ул Казан дәүләт консерваториясенең композитор-теория факультетына укырга керә һәм музыка белгече булып чыга. Ул беренче иҗади чыныгуны Татарстан радиосында ала. Музыкаль тапшырулар редакциясендә музыкаль мөхәррир булып ун ел эшләү (1969-1979) дәверендә Клара Таҗиева республикабызның музыкаль тормышына кагылышлы барлык вакыйгаларны: әдәби – музыкаль тапшырулар, сәнгать әһелләре белән очрашулар, артистларның иҗат портретларына багышланган тапшырулар әзерләүне зур осталык белән башкара. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның язмаларын әзерләү, республика буенча йөреп, аларны барлау, эзләп табып халыкка җиткерү эшендә дә актив катнаша. 1971-1973 елларда СССР фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршында аспирантурада укып белемен күтәрә. Татар музыкасына нигез салган композиторларның берсе Мансур Мозаффаров иҗатын тирәннән өйрәнеп, (фәнни җитәкче А. Дмитриев) диссертация яклый. 1994 елда шушы хезмәтенә нигезләнгән китабы бастырыла. 2006 елда М. Мозаффаров иҗатына багышланган «Башка берни дә кирәкми» дип аталган икенче китабы дөнья күрә. 1981-1997 елларда елда Клара Таҗиева Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби – музыкаль лекторий бүлегендә музыка белгече булып эшли. Биредә Гали Ильясов, Наҗия Теркулова, Илһам Шакиров, Эмил Җәләлетдинов, Әлфия Галимова һәм башка бик күп сәнгать осталары белән бергә эшли. Концертларны ике телдә дә камил итеп, югары дәрәҗәдә профессиональ югарылыкта алып бара. Бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга татар музыка сәнгатенең тарихын, казанышларын, шәхесләрен, иң матур үрнәкләрен пропагандалый. Лаеклы ялга чыккач та, ул үзенең иҗади эшен дәвам итә. Композиторларның һәм шагыйрьләрнең юбилейлары уңаеннан иҗади очрашулар үткәрә, матбугатта сәнгать өлкәсенә караган язмалары белән даими катнаша. Төрле музейларда композиторлар, сәнгать осталарының иҗат кичәләрен оештыра, лекцияләр укый.
Клара Таҗиева, май 1956 ел
Клара Таҗиева, 1970 ел
Радиокомитетта Яңа ел кичәсе. 1978 ел
Клара Таҗиева, 1987 ел
Филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлеге музыка белгече Клара Таҗиева мәктәпләрдә татар концертларында чыгышы вакытында. 1980 еллар
Клара Таҗиева. 90 нчы еллар
Г.Тукай әдәби музеенда, 2004 ел
Күренекле җырчы Фәридә Кудашева белән очрашу кичәсендә катнашучылар. С.Сәйдәшев музее. Казан. 1996 ел
Музыка белгеч Клара Таҗиева, музыкант Сәйдәш Гарифуллин
Уңнан сулга: Фәридә Кудашева, Клара Таҗиева, Гөлшат Зәйнашева. 1996 ел
Клара Таҗиева, Әлфия Айдарская. 2016 ел
Сара Садыйкованы искә алу кичәсеннән соң. 2008 ел
Клара Таҗиева күренекле композитор Мансур Мозаффаровның тууына 100 ел тулуга багышланган кичәдә чыгыш ясый. Салих Сәйдәшев музее. Казан. 2002 ел
Клара ханым – уңнан икенче. Халыкара Өлкәннәр көнендә. 2025 ел Фотолар – Татар дәүләт филармониясе архивыннан.
--- |
Иң күп укылган
|