|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
24.06.2026 Мәдәният
Мамадыш районында «Гырон Быдтон» бәйрәме узачакКиләсе ялларда Мамадыш районының Пойкино авылында “Гырон Быдтон” дигән удмурт мәдәнияте бәйрәме булачак. Кунакларны һәвәскәр коллективлар концерты, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, мастер-класслар, удмурт кухнясы сыйлары көтә. Шулай ук бәйрәмдә “Шудо-буро удмурт семья” («Бәхетле удмурт гаиләсе») – Республика удмурт гаиләләре конкурсы, «Удмурт Чеберина» («Удмурт сылуы») Республика конкурсы, «Удмурт Батыр» Республика конкурсы, «Арган кырӟа» Республика гармунчылар конкурсы, остаханәләр, халык сәнгать һөнәрләре һәм һөнәрчелек, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмә-ярминкәсе узачак. Керү урынында кунаклар удмурт хуҗалыгы, милли киемнәр һәм удмурт халкының көнкүреше белән таныша алачак. Чара кысаларында җирле удмуртларның фольклор материалларына нигезләнеп иҗат ителгән «Ваньмыз ву бордын» («Барысы да судан») дигән театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителәчәк. «Айкай» театр коллективы, удмурт эстрадасы артистлары Альбина Беспалова, Влад Андреев, Алина Антонова чыгыш ясаячак. Шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен «Удмурт Чеберина», «Удмурт Батыр», «Шудо-буро удмурт семья» удмурт гаиләләре конкурсы, «Арган кырза» гармунчылар конкурсы көтелә. Барлык теләүчеләр удмурт милли кухнясы сыйларын һәм традицион йола боткасын татып карый алачак.
--- |
Иң күп укылган
|