|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2008 Матбугат
"ТНВ" ЯҢАЧА ЭШЛИ БАШЛЫЙ
6 октябрьдән "Татарстан – Яңа Гасыр" каналы яңача эшли башлый. Үзгәрешләр беренче чиратта "Новости Татарстана" программасына һәм кичке тапшыруларга кагыла. "Татарстан – Яңа Гасыр" яңалыкларының көндезге чыгарылышы (“НОВОСТИ”) элек тә башка каналлардан алдарак – 14 сәгатьтә чыгып килә иде. Хәзер исә төп кичке яңалыкларны да тамашачылар башкалардан алданрак беләчәк. 6нчы октябрьдән Светлана Звонарёва, Радик Фәрхуллин һәм Альбина Полищук көннең иң кызыклы һәм мөһим яңалыклары белән 18 сәгать 30 минутта ук таныштыра.
Шулай ук, Илшат Әминов та "СЕМЬ ДНЕЙ" тапшыруы белән эфирга ярты сәгатькә иртәрәк чыгачак: якшәмбе көннәрендә 18:30да – узып баручы атнаның төп вакыйгалары.
"ТАТАРСТАН ХӘБӘРЛӘРЕ"нең экранга чыгу вакыты үзгәрешсез кала – 20:00. Яңа челтәрдә кичен иң уңайлы вакытта татарча тапшырулар урын алган. "Татарстан хәбәрләре"ннән соң ук, сәгать тугызынчы яртыда экраннарга татарча – үзебездә төшерелгән һәм тәрҗемә ителгән СЕРИАЛЛАР чыга. "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе беренче мәртәбә ИРАН ФИЛЬМНАРЫн күрсәтә башлый. Россия ТВсендә әлеге кинематографның бөтенләй күрсәтелмәвен искә алсак, кичке киносеанс чын эксклюзив булырга охшаган. Алга таба ҺИНД ФИЛЬМНАРЫ да күрсәтелер дип көтелә. Шушы көннәрдә "Татарстан – Яңа Гасыр" җитәкчелегенең "Zee TV" телеканалы вәкилләре белән эшлекле сөйләшүе булды. "Zee TV" – нәфис фильмнар һәм мультфильмнар чыгару буенча Һиндстанның иң эре медиа-холдингы.
21 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак программалар "Татарстан – Яңа Гасыр" тапшыруларын яратып караучы тамашачылар өчен чын бүләк булыр. Иң яраткан тапшырулар – иң уңайлы вакытта! Дүшәмбе: Ләйсәнә Садретдинова "ХАЛКЫМ МИНЕМ..." тапшыруы белән төрле төбәкләргә сәяхәткә алып китәр, еракларда яшәүче милләттәшләребез тормышы белән таныштырыр. Сишәмбе: Татарстан авылларының яшәеше, проблемалары, авыл хуҗалыгындагы яңалыклар – Рамил Гариповның "ТУГАН ҖИР" тапшыруында. Чәршәмбе: Индус Таһиров "КАРА-КАРШЫ" тапшыруына әңгәмәгә дәшә. Октябрьдән проектның темасы үзгәрә - элек татар халкы тарихы турында сүз барса, яңа тапшырулар исә татар мәдәниятенең үсеше тарихына багышлана. Пәнҗешәмбе: бөтен татар дөньясындагы яңалыклар белән танышу көне. Флюра Абдуллина "ТАТАРЛАР" тапшыруы белән эфирга яңа вакытта – 21:30да чыга. Ял көннәре шушы вакытта - "НОВОСТИ ТАТАРСТАНА. В СУББОТУ ВЕЧЕРОМ" һәм "СЕМЬ ДНЕЙ".
Хәзер Латин Америкасы теленовеллалары турында. Татарстанлылар яратып өлгергән "ВӘГЪДӘ" Аргентина сериалы эфирга үз вакытында – 17 сәгатьтә чыга, ә менә иртәнге кабатлау серияләре көндезге 12гә күчә. "Татарстан – Яңа Гасыр" сабын опералары яратучыларга тагын бер бүләк әзерли. Киләчәктә "ВИКТОРИЯ" дип аталган өр-яңа Колумбия сериалы старт алачак. Анда төп героиня - тамашачыларга "Просто Мария" сериалы аша яхшы таныш булган Виктория Руффо. Сюжет буенча героиня туеның 25-еллык юбилеенда иренең сөяркәсе барлыгын белә. Алга таба ул үзенең тормышын ярты гомерен бергә үткәргән якын кешесеннән башка гына төзергә карар кыла...
Әлбәттә инде, Татарстан җанатарлары – спорт сөючеләр дә игътибардан читтә калмый. "АК БАРС" командасының Казанда үткән матчлары һәрвакыттагыча турыдан-туры эфирда бирелә. "РУБИН" футбол клубы җанатарларын да сюрприз көтә - "ГРАНИ "РУБИНА" проекты яраткан командаларының тарихына багышлана. Тапшыру якшәмбе 11 сәгатьтә эфирга чыга, җомга - 0 сәгать 30 минутта кабатлап күрсәтелә.
Телеканалда тагын бер яңа тапшыру – "МАСТЕРА" профреалити-шоу сентябрьдә тәкъдим ителә. Тапшыруда катнашучылар – һөнәри һәм техник училище студентлары - нәкъ менә алар сайлаган һөнәр иң яхшысы булуын исбат итәләр. Берничә атна дәвамында алар төзиләр, ясыйлар, гомумән, үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. "Мастера"ның вакыты - якшәмбе 11:30да.
"А ВЫ ЗА МУЖЕМ?" программасы да иң кызыклыларның берсе. Премьераның исеме "у" хәрефенә басым ясап укыла. Хәзерге заман шәһәре – Казанда ир-ат кем ул? Ул икенче яртысына терәк һәм яклау булып торамы? Гаилә мөнәсәбәтләре психологиясе, йорт җылысы, тату гаилә рецептлары - әлеге проект хатын-кызлар өчен генә түгел, ир-егетләр өчен дә кызыклы булыр. Казан ТВсендә бу тапшыруның аналогы юк, шуңа да маркетологлар аның рейтингы югары булачагына ышандыралар.
Танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин өр-яңа "КИТАП" программасында татар китаплары турында сөйли. Миңнуллинның китапханәсе белән тамашачылар шимбә көннәрендә 13 сәгатьтә, ә кабатлаганда чәршәмбе көн сәгать 11дә танышалар.
"ТАМЧЫ-ШОУ" интеллектуаль викторинасы Россия киңлекләренә үсеп чыкты. Октябрьдән башлап әлеге уенда илнең төрле төбәкләрендә укучы балалар катнашачак. Мәскәү белән Ульяновскида укучы татар балалары катнашында беренче тапшыруы инде төшерелгән.
Болар гына да түгел. "Татарстан – Яңа Гасыр" иң таләпчән тамашачыларның мәнфәгатьләрен истә тотып, яңадан-яңа телевизион проектлар өстендә эшли. "Татарстан – Яңа Гасыр"ны карагыз, ул - уңышка ирешә белүчеләр каналы. "Татарстан – Яңа Гасыр" – күңел кошым сайрар ягым...
--- |
Иң күп укылган
|