поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
22.06.2026 Мәдәният

Язучылар Чистай иҗатчылары белән әдәби очрашу оештырды (ФОТО, ВИДЕО)

19 июньдә Чистай Үзәк китапханәсендә Татарстан китап нәшрияты оештырган “Татар китабы – 2026” конкурсы кысаларында Чистай иҗатчылары белән әдәби очрашу булып узды.

Очрашуны "Энҗеләр" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Розалия Шәйхетдинова башлап җибәрде. Ул чистай төбәгендә эшләп килүче әдәби иҗат эшчәнлеге белән таныштырды.

Нәшрият хезмәткәрләре китапханәчеләр, укучылар, яшь каләмчеләр һәм әдәбият сөючеләргә конкурсның тәртибе, номинацияләре һәм катнашу шартлары турында сөйләделәр. Матур әдәбият редакциясе мөдире Галимҗан Гыйльманов үз чыгышында әдәби осталык серләре, иҗат процессы турында кызыклы фикерләре белән уртаклашты.

Төрле әдәби бәйгеләрдә җиңүче язучы Рәҗәп Бәдретдинов каләмчеләргә үз тәҗрибәсеннән киңәшләр бирде, әдәбиятның тормышта тоткан урыны турында уйлануларын җиткерде.

Әдәби очрашуга Чистай татар теле укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Лилия Марсилевна да килгән иде. Ул телебезне саклау, яшь буынны милли рухта тәрбияләү мәсьәләләре турында фикерләре белән уртаклашты. Нәшрият белән хезмәттәшлек итүнең кирәклеген ассызыклады һәм кичәгә ямь өстәп җыр башкарды, шигырьләрен укыды.

Бу очрашу бай эчтәлекле мастер-класс кына түгел, ә күренекле язучылар белән якыннан танышу һәм алар белән фикер алышу булды.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы