|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
22.06.2026 Мәдәният
Тәтеш районында узган “Валда Шинясь” бәйрәменнән ФОТОрепортаж21 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында мордва мәдәнияте бәйрәме “Валда Шинясь” гөрләде. “Валда Шинясь” – “Якты көн” дигәнне аңлата. Ул җәйге кояш тотрыклыгы көненә багышлана. Фестиваль мәйданчыгы очраклы гына сайланмаган: Тәтеш районында мордва-мокша (Үрәм, Килдеш, Кирле, Кадыш) һәм мордва-эрзя (Бессоново) яши торган биш авыл урнашкан. 2022 елда «Валда Шинясь» рәсми рәвештә республика бәйрәме статусын алды, ә быел аның географиясе тагын да киңәйде. Концерт программасында 22 мордва фольклор коллективы, шул исәптән Казахстаннан килгән иҗат делегацияләре дә катнашты. Казан, Чаллы, Татарстанның төрле районнары ансамбльләре, шулай ук Сембер өлкәсе, Мордовия һәм Чувашстан кунаклары да чыгыш ясады. Килдеш авылында иртүк ярминкә, Балыкчылар аланы һәм мордва милли уеннары мәйданчыклары эшли башлады. Бәйрәмдә мордва милли уеннарында һәм “Авылның иң яхшы сабанчысы” ярышында көч сынашырга мөмкин иде. Бәйрәм ачык һавада узган “Игелек булсын!” дигән театральләштерелгән тамаша белән ачылды, кунаклар мордва халкының традицияләре, йолалары һәм көнкүреше белән таныштылар. Быел бәйрәмдә беренче тапкыр «Мокшэрзянь мазы стирь» (“Мордва гүзәле”) матурлык һәм таланты конкурсының финалы узды. Тамашачылар игътибарын шулай ук «Ёвксонь балаганнэ» («Әкият балаганчыгы») мордва һәвәскәр курчак театрлары фестивале һәм мордва милли киемнәре күргәзмәсе дә җәлеп итте.
--- |
Иң күп укылган
|