|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2011 Җәмгыять
Чыбык белән дәвалауИртәнге автобуста кеше аз иде. Тукталышларның берсендә чал чәчле бер рус агае кереп утырды. Аз гына утырып торды да, шофер таләбенә буйсынып, билет алу өчен алга китте. Урынында йөзлекләрдән торган берникадәр акчасы төшеп калды. Акчаны миннән башка берәү дә күрмәде шикелле, эндәшүче булмады. Билет алгач, агай үз урынына килеп утырыр дип уйлап, мин дә башта тын калдым. Әмма ул алдагы урыннарның берсендә утырып калуны кулай тапты. Эш болайга киткәч, эндәшмичә калып булмый иде. Мин аңа акчасы төшеп калуын искәрттем. Таркау пассажир рәхмәтләр әйтеп: “Дөньяда яхшы кешеләр бетми ул”, – дип бөтен автобуска мине мактап, миңа якынрак урынга күчеп утырды. Шунда гына аның авызыннан көчле аракы пары бөркелүен тоеп алдым. Россия чынбарлыгы өчен бу гаҗәп түгел, гаҗәпләнмәдем. Тик агай, һәрбер сәрхушкә хас булганча, сүзчән иде. Сөйләшүенең темасы да гадәттәгечә: алдагы көннең эчү маҗаралары белән мактануга кайтып кала. Мин аны беренче җөмләсеннән үк бүлдердем, үземнең эчмәү генә түгел, аракыга якын да килмәвемне әйттем, теманың минем өчен кызыксыз һәм кирәксез булуын искәрттем, эчмәвемнең сәбәбе мөселман булуымда икәнен дә аңлаттым. Агайның башта авызы эленеп калды, аннан авызыннан искимәле җөмләләр чыкты: “Эчмәгән кеше буламыни ул? Бар кеше дә эчә, мөселманнар да”, – диде. Мөселман дигәндә ул, билгеле, татарларны күз алдында тота, бу сүзләрнең мәгънәсендәге зур аерманы аңламый. Аракы эчүнең өстенлекләре турындагы монологны, бу аның бозык фикерләре генә икәнен аңлатып бүлдердем, үземнең исерек белән сөйләшергә теләмәвемне тыйнак кына итеп төшендерергә тырыштым. Шуннан сәрхуш аз гына уйлап торды да: “Эчмәгән кеше кеше түгел инде ул”, – дигән фәлсәфи нәтиҗәсен кычкырып ясады да арткы урыннарның берсенә күчеп утырды. Берничә минут эчендә “яхшы кеше”дән хайванга әйләнүемнән эчтән генә көлеп куйдым, аннан үз уйларыма чумдым. Сәрхушнең бер сүзендә хаклык бар иде: рус илендә эчмәгән кешене табу кыен. Егылып эчә, үлгәнен дә белми эчә бу җәмгыятьтә күпчелек. Россиянең кайбер өлкәләре инде кырылып, кешесез калып бара.
Шул вакыйгадан соң ике-өч көн дә үтмәде, мине бер гаиләгә чыгырдан ычкынган исерекне тыюда булышырга чакырдылар. Булышырга дип болай гына әйтәм, исереккә каршы миндә һичбер чара юк, аны саклап утырырга, үгетләргә дә теләмим һәм моның өчен каралган буш вакытым да юк. Мин табиб-нарколог түгел, психиатр түгел һәм эчкечеләр белән аралашырга яратмыйм. Үз йортыма аларның аяк басмаганына дистә еллар инде, үзем дә эчү булган урыннарга аяк басмыйм. Тик бу очракта кире какмаслык итеп үтенеп чакыралар. Чара тапмаганлыктан эндәшәләр, бөтен ысуллар сыналып беткән. Шуңа өстәп, эчкече дәваланырга да риза түгел. Ишетәсе дә килми ул турыда. Эчкечелекне дәвалауны хәзер зур бизнеска әйләндерделәр. Психиатр-наркологлар өчен эш материалы беркайчан да бетми һәм алар үзләре дә аның кимемәве өчен тырышалар бугай. Монысы минем шәхси фикер генә, тик ул күзәтүләргә нигезләнгән. Болар ысулы белән кодлаштырылган авырулар, берничә елдан соң тагын да котырыбрак эчә башлый гадәттә. Ихтыяр көче бик зур, аракыдан арынырга теләге көчле булган санаулы шәхесләр генә туктыйлар бу эштән. Калганнар исә кат-кат кодлаштыралар үзләрен. Мин булышырга тиешле эчкече дә берничә тапкыр наркологлар бизнесы аша үткән иде инде. Ул яши торган шәһәр фатирына мин берничә сәгатькә генә кердем. Бурычым исерекне система куйдырып айнырга күндерү иде. Тик ул бу хакта ишетергә дә теләми. Кулларын болгап, барлык тәкъдимнәрне кире кагып утыра. “Алай булгач, суктырабыз инде, – дим мин аңа, – шәригатьтә эчкечегә шул җәза каралган”. Ул мине шаярта дип уйлый һәм, көлеп, тәкъдимгә риза була. Тик минем шаяртырга исәбем дә, теләгем дә юк. Эчкече, өстендәге калын киемнәрен салып, диванга сузылып ята. Шәһәр ишегалларында тал чыбыгы табып булмаганлыктан, мин каеш әзерлим һәм һич кызганусыз, аркада эз калырлык итеп сугам. Сугудан сугуга көчне арттыра барам. Беренче өч сугуга түзде клиент, дүртенчесеннән соң сикереп торып, табиб-нарколог чакыртуга риза булуын белдерде. Миңа чиксез нәфрәтен дә яшереп тормады. Мин исә аны бәйләп куеп суктыру теләгемнең зур булуын әйттем, чөнки белә идем: табиблар арасында эчкечелекне суктырып дәвалаучылар бар. Бик нәтиҗәле чара дип әйтәләр. Тик Россия шартларында моның өчен эчкеченең үз ризалыгын алу кирәк. Киресенчә булганда, игелекле гамәлең өчен Россия суды юлларын таптарга туры килүе бар.
“Наркологиядә дәвалау һәм реабилитацияләүнең яңа методлары” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Новосибирск галимнәре эчкечеләрне, наркоманнарны, депрессиядән интегүчеләрне, үз-үзенә кул салырга омтылучыларны чыбык белән суктырып дәвалауның иң нәтиҗәле ысул булуын дәлиллиләр. Болай үзе яңа метод түгел инде ул түгелен, шәригатьтә каралган җәза. Рус галимнәре исә, үзләре аны теләмичә, ислам шәригатенең кеше өчен никадәр файдалы, гуманлы булуын исбатлыйлар. “Яңа” методның авторы Сергей Сперанский авыруларга чыбык белән арткы якка 60 сугудан торган 30 процедура тәкъдим итә. Сугуның көче тәндә җөй барлыкка килерлек булырга тиеш. Галимнең әйтүенчә, җәрәхәтләрне дәвалау өчен организм иммунитетны эшкә җигә, эндорфиннар – “бәхет гормоннары” бүленеп чыга башлый, тәннең ресурслары мобилизацияләнә һәм пациентларга “тормыш тәме” кире кайта. Сперанский әйтүенчә, бу метод белән йөрәктәге җөйләрне дә дәвалап була икән. Суктырганнан соң калган җөйләрне дәвалаганда, организм йөрәктәгеләрен дә юып алгандай итә, имеш. Иммун системага кайсы җөйне дәваласа да барыбер дип раслый моны галим.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|