|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
19.06.2026 Икътисад
Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия - АСЕАН саммитында халыкара хезмәттәшлекне арттыраТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Россия - АСЕАН саммиты кырларында эшләрен дәвам итәләр. Форум кысаларында чит ил делегацияләре белән эшлекле очрашулар уза, халыкара хезмәттәшлекне арттыру, экспорт куәте һәм Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясен тышкы базарларга чыгару мәсьәләләре турында фикер алышалар. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов чит илләрнең - Камбоджа, Малайзия, Индонезия, Вьетнам, Мьянма һәм Таиландның делегацияләре белән очрашты. Яклар агросәнәгать комплексында хезмәттәшлекне арттыру перспективалары, авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү, тәҗрибә уртаклашу һәм сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Форумда катнашучылар шулай ук төбәкнең алдынгы предприятиеләренең казанышлары күрсәтелгән «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә республиканың сәнәгать, фәнни һәм аграр куәте белән таныштылар. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре базарларының Татарстан продукциясен сату өчен мөмкинлекләре зур, дип билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, кайбер дәүләтләрнең төбәкләре белән республиканың ныклы элемтәләре җайга салынган, әмма саммит нәтиҗәләре партнерлыкны сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә. Ведомствоның төп бурычы - АПК продукциясен читкә чыгаруның агымдагы күләмнәрен саклап калу гына түгел, ә аларны алга этәрү исәбенә сизелерлек киңәйтү. Халыкара мәйданчыкларда эшләү эшлекле элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә һәм Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача, бу «Халыкара кооперация һәм экспорт»илкүләм проекты максатларына туры килә.
--- |
Иң күп укылган
|