|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
19.06.2026 Ир белән хатын
Никах яңарту нәрсә ул?Еш кына никах яңарту дигән сүзне ишетергә туры килә, ул кайсы очракта яңартыла соң? Яшел Үзән районы Акъегет авылы мәчете имам-хатыйбы Фиргать хәзрәт Биктаһиров җавап бирде: — Никах аяк, өс киеме кебек искерми. Шуңа да ул яңартуга мохтаҗ түгел. Никах ул — шәригать шартларына туры китереп башкарылган ир белән хатын арасындагы килешү. Кайбер чакта сүзгә килеп, бәхәсләшкән вакытта ир хатынына талак әйтергә мөмкин. Әгәр талак бер яки ике генә тапкыр әйтелсә һәм 3 айдан соң ир белән хатын яңадан кавышсалар, никахны яңартырга туры килә. Шаһитлар каршында, мәһәр биреп, кабат никах укыту сорала. Тик талак өч тапкыр әйтелә икән, алай никах яңартып булмый, ир белән хатын аерылган санала. Гомумән, талакның үзенчәлекләре күп, никахның кадерен белеп, парлар тату яшәсен иде.
--- |
Иң күп укылган
|