|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
19.06.2026 Язмыш
«Мин кеше үтермәдем, урлашмадым, әмма 20 ел төрмәдә утырдым»Мин – төрмәдә утырган хатын. Үз хәлемне үзем генә беләм. Кеше үтермәдем, бу яктан намусым чиста. Кеше малына да тимәдем. Ләкин нигә алай килеп чыкканын, әлегәчә аңлый алмыйм. Иин Казанда үзәк универсам кибетендә эшләдем. Элеккеге елларда башкалада бердәнбер шәп кибет иде. Анда эшкә керү өчен дә зур әшнәлек кирәк иде. Аллаһы күрәчәкләремә каршы үзе җайлагандыр инде, әшнәсез дә кибетче итеп алдылар. Әйбәт эшләдек, кызык, күңелле иде. Товар кулда, өстәл астыннан бик кирәкле кешеләргә генә сатабыз, халыкның ярлы чагы... Акчаны эшләп тә карадык. Мин инде гади кибетче генә, менә бүлек мөдирләре анда ул елларда череп баедылар, әллә нинди әшнәлек мөнәсәбәтләре булдырдылар. Бәя белән уйный торгач, бер килеп каптык. Бөтен кибетне ябып ревизия ясадылар. Безнең өскә дә шактый астылар. Төркемебез белән утыртачаклары хак иде. Шулай иттеләр дә. Арабызда берничә елгыр ханым, бөтен гаепне безнең өскә ташлады. Ә анда без белмәгән товарлар, имеш, нәкъ менә без сату иткәнбез.
--- |
Иң күп укылган
|