поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әй, малай, мондый кыйммәтле концертка билетны ничек алдың? 
    – Әнием сатып алды. 
    – Ә үзе кайда?
    – Өйдә билет эзли. 
Бүген кемнәр туган
  • 06 Октябрь
  • • Рөстәм Сүлти - шагыйрь
  • • Гали Арсланов - галим
  • • Наил Якупов - хоккейчы
  • • Марат Шәйбәков - җырчы
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
18.06.2026 Матбугат

Алмаз Гыймадиев: «Казан утлары»ның төп миссиясе тәҗрибә ясау түгел

«Казан утлары» проза, поэзия һәм әдәби тәнкыйтьтән тора – төп шул өч жанр. Аларга публицистика, тарих, сәнгать, хәтер һ.б. рубрикалар өстәлә. «Казан утлары»ның төп миссиясе тәҗрибә ясау түгел дип уйлыйм.

Башкаларга килешә ул тегеләй эшләп карау, болай эшләп карау, креатив чаралар... Ә без әдәбиятның энҗе бөртекләрен җыйнап, эшкәртеп, халыкка таратырга тиеш. Төп бурыч шул.

Бер кызыклы күзәтү: элек яза торган һәм язмый торган кешеләр бар иде, матуррак итеп әйтсәк, язучылар һәм укучылар бар иде. Хәзер язучылар һәм укучылар арасында зур бер катлам барлыкка килде – алар язалар, ләкин күбесенең нәрсә язганын аңлап булмый, нәрсәгә бу эшкә тотынганнарын да белеп булмый. Гаджетлар чыгу мондый эш белән шөгыльләнүчеләрне шулкадәр күбәйтте.

Хәзер бер кызык формат барлыкка килде – сөйләп чыгуны хикәя дип тәкъдим итәләр. Анда язмышлар сөйләнә, дөрес, аны яратып укыйлар. Уйлап карасаң, бөтен кешенең – синең дә, минем дә язмышым бар – барыбызның язмышы буенча да андый «хикәя» язып була. Ләкин бит чын хикәянең сюжеты, тәрбияви өлеше, мәгънәсе булырга тиеш. Менә шундый язмышларны язуны хикәя дип атаучы зур катлам барлыкка килде һәм алар безгә... авырлык тудыра, димим инде, мәшәкать арттырды. «Казан утлары»на язмалар бик күп килә. Мин эшләгән заманнарга караганда язмалар 2-3 тапкыр күбрәк килә хәзер», – ди ул.

Алмаз Гыймадиев белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.

---
Татар-информ
№ --- | 18.06.2026
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы