|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
18.06.2026 Җәмгыять
Автобус йөртүче Хөршидә: "Бер көн эшкә чыкмасам, автобусны сагынам”Казанда автобус йөртүче Хөршидә Раджаповага күпләр сокланып карый. Яулыклы, сабыр гына бу мөселман кызы зур гына автобусны иярли. Хөршидә тумышы белән Кыргызстаннан. Мәктәпне тәмамлагач, башта Мәскәүгә күченгән. Анда үзен төрле эшләрдә сынап караган. Ире вафатыннан соң Казанга килеп төпләнгән. — Кондуктор булып эшли башладым. Тик беренче көнне үк шофер булырга теләвемне аңладым. Аңа кадәр таксида эшләгәнем булды. Кыскасы, тәвәккәлләдем, — ди Хөршидә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|