|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
17.06.2026 Мәдәният
Тинчурин театрында Заһидә Тинчуринага багышланган лекторий узды (ФОТО)Чарага килүчеләр арасында кайчандыр Заһидә ханым укыткан укучыларның балалары да бар иде. Лекторий Заһидә Тинчуринаның тууына 129 ел тулу уңаеннан уздырылды. Тамашачылар Заһидә Шаһбазгәрәй кызы Тинчуринаның (Әхмәрова) нәсел шәҗәрәсе, Тинчуриннарның гаилә тарихы, кулъязмалары, шәхси әйберләре, иҗат документлары белән тирәнтен танышып, олы ихтирам һәм горурлык хисләре кичерделәр. Заһидә Тинчурина – 50 елга якын әдәбият укыткан хөрмәткә лаеклы укытучы. Иң авыр елларда да ире Кәрим Тинчуринның иҗат байлыкларын, кулъязмаларын, кадерле әйберләрен саклап калган, гөнаһсызга рәнҗетелгән елларны эш таба алмыйча тилмергән чагында да Тинчурин әйберләрен күз карасыдай саклаган. “Фамилияңне алыштыр, яшәве җиңелрәк булыр” дисәләр дә, Тинчурин фамилиясенә мәңге тугры булып калган батыр хатын-кыз ул. Лекцияне Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры музее мөдире Розалия Чабатова укыды.
--- |
Иң күп укылган
|