поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әй, малай, мондый кыйммәтле концертка билетны ничек алдың? 
    – Әнием сатып алды. 
    – Ә үзе кайда?
    – Өйдә билет эзли. 
Бүген кемнәр туган
  • 06 Октябрь
  • • Рөстәм Сүлти - шагыйрь
  • • Гали Арсланов - галим
  • • Наил Якупов - хоккейчы
  • • Марат Шәйбәков - җырчы
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
17.06.2026 Шоу-бизнес

ИлСаф: "Кызым вафат булгач, дин коткарды"

Йолдызлык чиренең нәрсә икәнен дә белмәүче җырчы, Татарстанның халык артисты ИлСаф белән ихлас әңгәмәдән өзек:

— Сез дистә елдан бирле намазда икән. Тормыштагы авырлыклар дингә килергә мәҗбүр иттеме? Аллаһ кушканча яши башлагач, тормыш үзгәрдеме?

— Мәчетләрдә хәзрәтләр еш кына: “Дингә авырлыклар булганчы килегез”, — дип әйтә. Хәзер үзем дә шулай дип киңәш бирәм. Мин исә дингә авырлыклар аша килдем. Беренче никахтагы кызым Айгөл авырый башлагач, мәчеткә йөрергә тотындым, намазга бастым. Кызым вафат булгач, дингә килүем генә коткарды. Намазларым булмаса, депрессиядән чыга алмас идем кебек. Җырлау турында әйткән дә юк. Өч еллап томан эчендә яшәдем. Минем алда ике юл бар иде — йә югалырга, яки кызым истәлегенә аякка басарга. Аллаһы Тәгалә миңа шушы кайгыларны күтәрергә көч бирде. Дөрес, гаиләне саклап калып булмады. Беренче гаиләмдәге олы кызым белән дә бик җылы мөнәсәбәттә, оныгым да бар. Икенче никахымда ике улым — Җәмил белән Аяз үсеп килә.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 17.06.2026
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы