|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
15.06.2026 Медицина
Табиб яман шеш белән авыручы кешедән сәер ис килүен әйткәнЯман шеш сәеррәк билгеләргә дә ия. Бу хакта “Российская газета” New York Post мәгълүматларына таянып яза. Нью-Йорк газетасында Кейт исемле туташның чир тарихы тасвирлап үтелгән. Ул, чирен белгәнче, тәненнән сәер ис килүен сизгән. Кейт әйтүенчә, табиблар үзенә диагноз куйганчы, тәненнән чери башлаган дымлы агач, дарчин исен тойган. Белгечләр туташның лимфа системасында яман шеш ачыклаган. Дәвалангач, ис юкка чыккан. Әмма ике ай узуга, тәненнән янә шундый ук ис килә башлаган. Тикшеренүләрдән соң инде калкансыман бизендә рак тапканнар. Челтәрдә әлеге туташның чиренә бәйле фикер алышуларда кайберәүләр яман шеш белән чирләгәндә үзләреннән татлырак ис килгәнлеген билгеләп үткән. Чирләүчеләрнең якыннары да бу фикерне куәтләгән. Табиблар әйтүенчә, яман шеш оча торган органик кушылмалар, шул исәптән полиамин эшләп чыгаруга китерә. Сырхаудан үзенчәлекле ис килү тән тиресенең кирәкмәгән матдәләрне чыгару өчен “фильтр” сыйфатында эшләвенә бәйле, дигән фикердә алар.
--- |
Иң күп укылган
|