|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
15.06.2026 Матбугат
«Васыять икән бит ул»Бүгенгедәй хәтерлим. 2019 елның 20 июне. Җәйге ялымның беренче көне иде. Эштән шалтыратып: “Яңа баш мөхәррир белән таныштыру була, тизрәк килеп җит, – диделәр. Төнлә Анталиягә сабан туена очасы идек. Кырык эшне кырык якка ташлап килдем. Аңарчы Радик Рәшит улы Сабиров белән аралашканым юк иде. Читтән генә булдыра торган егет дигәннәрен ишетеп торгач, нәкъ менә аның килүе күңелдә сүнеп барган өметне дөрләтеп җибәрде. “Яшибез, яшәтәбез Аллаһ бирса газетаны!” Ул үзе дә беренче көннән ышанычны аклады. Язылу кампаниясе тәмамлангач премия дә бирде әле. Шулай эшләп киттек. Хезмәтеңне күреп, дөрес бәяләсәләр рәхәт бит ул. Эшкә кабат сөенеп килә башладым. Һәркем белә бу бәхетнең бер канаты. Олыны олы, кечене кече, кешене кеше итә белә иде ул. Ә бит бүген күп җитәкчеләргә нәкъ менә шул бик тә кирәк сыйфат җитми. Эш кушканда да: “Бара алсызмы?” – дип җайлап кына әйтә иде. “Шәһри”не ул беренче көненнән үк яратты һәм бүтәннәргә дә аны яраттырырга тырышты. Язылучыларыбызның саны көнләп артты. Моңа баш мөхәрриребез үзенең талантлы, тырыш коллективы белән иреште. Ләкин алар барысы да җан әрнүләре, йөрәк сыкраулары, йокысыз төннәр аша барган инде. Юкса, без аның беркайчан да ачуланганын да күрмәдек бит... Бүтән җитәкчеләр шикелле өстәлгә йодрык белән төйгән кеше дә түгел ул. Май кояшы кебек гел елмаеп йөрер иде. Үз хәлен үзе генә белгәндер инде...
Йолдыз Шәрапова |
Иң күп укылган
|