|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
15.06.2026 Дин
Казан имамы мөселман хатын-кызларына нинди төстәге кием кияргә ярамавын аңлаттыМөселман хатын-кызларына кызыл төстәге кием кимәскә кирәк, чөнки ул игътибарны җәлеп итә. Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Хатын-кызга килгәндә, аның киеме игътибарны җәлеп итмәскә тиеш. Пәйгамбәребез хатын-кызларга кызыл төстәге кием киюне тыйган. Кызыл төс шунда ук сизелә, барысы да аңа игътибар итә. Ә мөселман кызларының киеме аның силуэтына, киеменең төсенә беркемнең дә күзе төшми торган булырга тиеш», - диде Хәйруллин. Ир-атлар турында сөйләгәндә, имам бу очракта тыелган төсләр юк, диде. Ләкин ул Пәйгамбәребезнең ак, кара һәм яшел төстәге кием кияргә яратуын искәртте. Фото: Рамил Гали
--- |
Иң күп укылган
|