|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.06.2026 Бәйрәм
Балачак Сабан туен искә төшерәм...“Балачак Сабан туе”н искә төшерәм, истәлекләрне барлыйм. Безнең Минзәлә районы Шикәрле Каен авылында Сабантуйга әзерлек әниләрнең хезмәт хакы алуыннан башлангандыр. Наратлы Кичүдән бухгалтерия составы (ни өчендер өч кеше килә торган иде) авыл клубына килә. Клубта артта олы киң өстәл тора. Шунда утырып, акча бирәләр. Без дә шунда чуалабыз. Аннан соң әни һәм авыл апалары белән Минзәләгә юл тотабыз. Әниләр безгә күлмәкләр, аяк киемнәре ала. Минзәләгә бару үзе зур бәйрәм иде. Аннан китә өй җыештыру, мич агарту. Ишегалларын, капка төбен себерәбез. Мал йөреп торгач, хәзерге кебек үлән үсми иде. Сабантуйга бүләк җыялар. Госман абый гармунын тарта. Колга тотып, бригадир Мансур абый йөрдеме икән? Хәтерләмим... Кичтән мунча ягабыз. Мунча кергәч, капка төбендә җыелышып утырабыз. Ришат, Фәнис, Гөлназ, Зөлфия, Нурсинә, Инсөя, Гөлниса, мин... Югары очтан юк-юкта Айрат төшәр иде.
Икенче көнне көтү чыкмый. Сыерларны су буена йә ындыр артына бәйлиләр. Безнекеләр нигәдер иртүк бәрәңге өя иде. Аннан соң кичәге мунчада тагын бер кат коену... Гомумән, Сабантуйның иң мөһим йоласы чисталык булгандыр, дим.
17 июнь тирәсе кебек истә калган. Сабантуй соңрак була иде бит элек. Бәйрәмгә махсус сарык суела иде. Элек бит сарык җәй көне һәм, олы мал чалганчы, октябрьләрдә суела иде. Әнинең йомырка пирожкие, шәңгәләре әзер. Өч көн буена суда тоткан тозлы казы, камырга төрелеп, мичкә кереп утырган. Монысы Сабантуйдан соң ашала.
Киенеп, иртәнге сәгать 9 ларга машина килүен көтәбез. Фаим абый мәрхүмкәем машинасы белән кайтып ала иде. Безнең авылның бердәнбер машинасы, аннан соң Марс абый йөрде бугай. Арбага махсус утыргычлар куелган. Әллә нинди тимерләре кузовка кигертелгән. И сөенә-сөенә утырабыз, басып та барган булабыз, җилдә җилфердәп.
Кесәдә әзрәк вак акча бар. Без бит кычыткан җыеп фермага тапшыра идек. Кычыткан табып булмый иде әле. Менә шулай эшләп тапкан акчага “Завтрак туриста” консервы алабыз. Куас алып эчәбез. Үзара сөйләшкән булабыз, янәсе, куас салкын булсын өчен, флягаларга бака салалар икән... И тәмле була иде шул куас. Әле көнбагыш та ала идек... Шулай итеп, теге “Завтрак туриста”ны алып, кызлар белән мәйданнан читкә китәбез. Ачарга әйберсе дә, ашарга кашыгы да, ипие дә булмый торган иде. Ләкин ашый идек. Тәмле була иде.
Сабантуйны карау юк инде ул. Әмма мәйданны ун әйләнә идек. Сабантуйдан көндезге сәгать 2-3 ләрдә тагын Фаим абый белән кайтып китәбез. Кояш ашаган, кып-кызыл...
Кайтып юынабыз да капка төбенә чыгып утырабыз. Су буена төшеп менәбез. Шунда гына бераз Сабантуй батыры турында сөйләшеп алабыз. Ул елларда батыр булып гел Раббани абый кала иде. Әниләр, җыелышып, Фаим абыйлар бакча башына төшеп утыра иде. Менә шул рәвешле Сабантуй көне төгәлләнә. Юк әле, икенче көнне Чурашка китәбез бит Сабантуйга. Анда да әллә ничә “круг” бирәбез. Таныш йөзләр эзлибез... И күңелле була иде дә инде. Арып, эт булып кайтабыз.
Әәә, теге мичтә пешкән каз бар бит әле. Аны атналар буе ашыйбыз. Сөякләре генә тырпаеп кала. Маена кадәр суырабыз...
“Балачак Сабан туе” менә шулай истә калган. Ничектер сагындырып, күңелне ымсындырып...
Гөлфинә ХАМАЕВА, Минзәлә.
--- |
Иң күп укылган
|