|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.06.2026 Язмыш
«Бер-бер артлы китеп бардылар»Берничә көн элек кенә Радик Рәшит улына Нурзада абыйның вафат булуын әйткән идем. Ышанмады. “Берничә сәгать элек кенә пост куйган, кабат белеш әле”, – диде. Инде менә бөтен кешене аптырашта калдырып үзе дә мәңгелеккә китеп барды. Язган язмалары, постлары, әти-әнисе, балалары, якыннары, коллектив ятим калды. Безнең күңел бу хәлләргә ышанмый, йөрәк кабул итми. Балтачта яшәүче спорт хәбәрчесе Нурзада абый Сәмигуллин белән дуслар иде алар. Нурзада абый аны шулкадәрле якын итте. “Минем иҗатымны да, үземне дә Радик күтәрде. Күпме җитәкчеләр белән эшләдем, ничә еллар көрәшчеләр турында яздым, беркем мине белмәде. Бар язганнарымны республика матбугатында бастырып исемемне яңгыратты, алай гына түгел, журналистлар белән рәттән мәртәбәле бүләргә тәкъдим итте. Мең рәхмәтлемен аңа”, – дип телефоннан сөйләшкән саен кабатлый иде.
Лилия Нурмөхәммәтова |
Иң күп укылган
|