|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
12.06.2026 Хатлар
"Эштә хезмәттәшләрем гел гайбәт сөйли. Аларга кушылмасам да, тыңларга туры килә"— Эштә хезмәттәшләрем гел гайбәт сөйли. Аларга кушылмасам да, тыңларга туры килә. Үзем намазда. Бу гөнаһмы? Нишләргә? Тукай районыннан Әлфинур апагыз. Сорауга Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде:
— Гайбәт — кабер газабына илтә торган гөнаһлы гамәл. Ялган, гайбәт сөйләүче кыямәт көнендә җәзасын алмый калмас. Гайбәт сөйләүчегә генә түгел, аны тыңлаучыга да шулкадәр гөнаһ языла. Берсе — тел, икенчесе — колак гөнаһы. Пәйгамбәребез хәдисендә: “Гөнаһ кылганны күрсәгез, аны кул белән, булдыра алмасагыз, тел белән туктатырга тырышыгыз, алай да килеп чыкмаса, йөрәк белән каршы булыгыз”, — ди. Хезмәттәшләрегезнең гайбәт сөйләгәнен ишетсәгез, бу урыннан китүегез хәерлерәк булыр. Әгәр чыгып китү мөмкин түгел икән, “Сезне дә, мине дә Аллаһы Тәгалә гафу итсен”, — диегез.
--- |
Иң күп укылган
|