|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
10.06.2026 Медицина
Табиб кешедәге кинәт үзгәрешне – яман шешнең беренче билгесен аңлаттыКандагы шикәрнең кинәт күтәрелүе ашказаны асты бизендә яман шешнең беренче билгесе булып тора. Медицина фәннәре докторы, профессор Михаил Корякин “aif.ru ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә аңлатып үткәнчә, көтелмәгән үзгәреш кайвакыт моңа кадәр үзен сәламәт хис иткән, юанаймаган, нәселендә шикәр чире белән авыртучылар булмаган 45-50 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә дә килеп чыккалый. “Кинәт пәйда булган икенче типтагы шикәр чире яман шешнең беренче билгесе булырга мөмкин”, – дип басым ясап әйткән табиб. Шулай ук, аның әйтүенчә, авыру башланганчы, кешене бик зур сагыш биләп ала. “Кайвакыт көчле алҗыганлык, дөньядан ваз кичү булырга мөмкин бу. Соңрак, яман шеш үт юлларын кыскач, кешегә сары төс йөгерә. Күзнең агы һәм тән тиресе саргая, бик каты кычыну барлыкка килә”, – дип кисәткән табиб. Аның сүзләренә караганда, хәмер, тәмәке, шулай ук артык авырлык ашказаны асты бизенә кырын суга. Фото: ИИ
--- |
Иң күп укылган
|