|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
08.06.2026 Язмыш
Күз төбендәге зәңгәр фингаллардан эшкә йөрдем, ирем типкәләп кыйнадыБүгенге тыныч, имин көннәремне ул кеше белән яшәгәндә, аның кыйнауларына түзеп, күрә алмаган булыр идем. Ике дистә гомер узган бит инде ул хәлләргә. Күз төбендәге зәңгәр фингаллардан күп йөрдем, эшкә дә шулай барган чаклар булды. Узган эшкә салават диләр дә... Бер дә алай түгел шул, бер дә. Эчемә типкәләп, сөякләремне сындырып, әллә кайчан инвалид итеп калдырыр иде. Хатын-кызга күп кирәкме? Авыл кызы буларак эшләп үскәнгә генә, балалар хакына ун ел чыдадым. Тик күп тә узмады, шик керде. Туйга алган алтын балдагын югалтты. Аннары студент иремнең дуслары белән кәеф-сафа корулары, өйгә кайтмый калулары ешайды. Кыш көне аягындагы унтые белән миңа арт якка шундый каты итеп типте... Тәнем генә түгел, күңелем рәнҗеде. «Ничек яшәргә моның белән?» — дигән уй керде башка. Балалар тугач та тормыш җиңеләймәде. Иремнең энесе турында апасына әйткәч, ул миңа: «Уже кыйныймы?», — диде. Ә балалар 9-10 класска җиткәч: «Сине кыйнатмаслар инде», — дип «тынычландырды». «Эчмә!» — диясе урынга. Көмәнле чагымда да кыйнады. Башка, күзгә — кай җиргә эләгә, шунда йодрыгы төшә иде. Балалар белән стенага терәп куя да, маймылланып бокс уйный башлый иде. Берсендә өч яшьлек улыбызны кулына пычак тотып, аягыннан тотып торганы булды. Бала куркудан үзәк өзгеч тавыш белән кычкыра иде... Шул вакытта бөтенесе дә бетте. Өйдәге чүпне кешегә чыгармыйсың бит инде. Аерылгач та тынычлыкта калдырмады, ике тапкыр подъезд төбендә көтеп алып кыйнап китте. Хәзер инде аның ничәнче хатыныдыр... Яшәсен дим, миннән соң дүрт хатынга өйләнеп, ниләр күргәндер — бер Ходай белә. Кыскасы, беләсем дә, күрәсем дә килми, ник җир йотмый шунда үзен. яшьләргә әйтәсе сүзем шул, түәеп яшәмәгез. Исемем редакция өчен генә.
--- |
Иң күп укылган
|