поиск новостей
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
18.11.2011 Юмор

Чурту матыр...

Әле ярый шул боулинг бар. Ату гомер бакый кеше кебек: «Спорт белән шөгыльләнәм», – дип авыз ача алмас идем. Кая инде миннән спортчы: йөгерә белмим, тренажер залына барырга ирендертә, йөзү сәләтеннән дә мәхрүм.

Бу юлы да, чираттагы адреналинның майлы калҗасын алу максатыннан, җыйнаулашып боулингка киттек. Беләкләрнең инде тотар көче калмады, тырнаклар сынып бетте (хәтта спорт өчен матурлык та жәл түгел!), тамак кипте – ә юк, азарт үзенекен итә, таблоидтагы саннар буенча хәтәр әйбәт барам бит! Яндагы келәм-юл артындагы ир-егетләр без хатын-кызларга караганда шактый сүлпән уйный. Хәтта вакыт-вакыт безнең футбол җанатарлары кебек кегль артыннан «көч биреп» торуыбыздан дертләп китә. Араларыннан берсе исә өстәле артыннан тора да алмый. Бергә җыелу хөрмәтенә, шешәсеннән аерыла алмый инде шактый «җепшегән» булуы сәбәплеме – ирнең урындыгына берегеп утыруы утыру.

 

– Мин стрессны бары тик боулинг уйнап кына җиңә алам, – диде ул бераздан кычкырып диярлек. Без елмаешып куйгач, дәлилләвен дәвам итте: – Менә иң зур авырлыктагы шар белән бәрәсең, бөтенесе дә махым кырыла!.. Аны бит әле минем кебек уйный белергә дә кирәк! Оста итеп, җаен белеп...

 

Безнең бер сәгатьлек уен дәвамында «боулинг» остасы тәки җыенып тора алмады. Аның урынына, «карбыз йоткан» корсагын кочаклап, өч-дүрт сыра шешәсен бушатты. Иптәшләренә шелтә генә белдерсә, без янәшәдәгеләр өчен тәнкыйтьнең саллырагы тәтеде: «Чурту-матыр, бер тамчы уйный белмәгән башыгыз белән... Сез – чәчбиләргә тагын!..»

 

Уйнап күрсәтәсеңме соң әллә, дияргә тел әйләнми иде инде. Хәер, бер сәгать вакыт узгач, иптәшләре култыклап диярлек алып чыгып киткән «боулинг остасы»на ни әйтәсең инде! Аннары, спортчы белән сүз көрәштереп буламыни. Әйтәм бит – йөзә белмим, көрәш остасы түгел, йөгерү буенча да сәләт чамалы...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar