|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.06.2026 Мәдәният
Мәскәүдә “Казанда Көнчыгыш базары V” фестиваленә старт бирелде (ФОТО, ВИДЕО)Татарстанның Мәскәүдәге Вәкаләтлелегендә “Казанда Көнчыгыш базары” V Халыкара милли мәдәниятләр фестиваленең презентациясе узды. Әлеге чара бер урынга чит ил дипломатларын, Россия төбәкләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләрен җыйды. Фестивальдә катнашучылар географиясе сокландыра – биредә 25 ил һәм Россиянең 6 төбәге катнашты. Абхазия, Алжир, Әзербайҗан, Бразилия, Вьетнам, Джибути, Һиндстан, Индонезия, Ирак, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Күвәйт, Ливан, Ливия, Малайзия, БАӘ, Фалестина, Сирия, Төркия, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Эфиопия һәм башка илләрдән кунаклар җыелды. Россия төбәкләреннән – Алтай, Башкортстан, Дагыстан, Кабардина-Балкария, Кырым, Чечня Республикасы бар иде. Чараны Татарстан Премьер-министр урынбасары – ТРның РФдәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачты һәм алып барды. Проектны фестивальнең генераль продюсеры, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов тәкъдим итте. Фестивальнең төп чаралары 2026 елның 12-22 ноябрендә Казанда узачак.
--- |
Иң күп укылган
|